+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 февраль 2020, 00:38

Фольклориада-2020 символына конкурс старт алды

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символына конкурс игълан ителде.

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасының иң яхшы символына конкурс игълан ителде.
«Безнең үзебезнең чагу һәм үзенчәлекле героебыз булачак, аны дөньяның төрле почмакларыннан килгән күпсанлы кунаклар озак хәтерләячәк һәм сувенир сыйфатында өйләренә алып китәчәкләр. Бурыч бик җаваплы, чөнки бу символ Башкортстан белән ассоциация тудырырга тиеш, һәм киләчәктә фольклориада символына без лаеклы дәвам уйлап табачакбыз», - дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Фәритович Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Аннотация белән конкурс эшләре [email protected] электрон адресына 31 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчене рәсми рәвештә Уфада 18 июльдә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасына чакырачаклар.
Читайте нас: