+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 февраль 2020, 00:42

Тотрыклы яхшы нәтиҗәләр

Йомгаклау җыелышы «Дружба» авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Яңа Урсай авылы мәдәният йортында халык күп иде. Бирегә кооперативның барлык әгъзалары һәм эшчеләре килде.

Йомгаклау җыелышы «Дружба» авыл хуҗалыгы кооперативында үтте. Яңа Урсай авылы мәдәният йортында халык күп иде. Бирегә кооперативның барлык әгъзалары һәм эшчеләре килде. Тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкче Шакиров Рәсим Мәгарифович 2019 елда башкарылган эшләр, терлекчелектә һәм үсемлекчелектә ирешелгән нәтиҗәләр, эш барышында очраган кыенлыклар, 2020 елга мөһим бурычлар турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы – күмәк-шәхси коммерциягә караган предприятие, Рәсим Мәгарифович хуҗалык итү формасына аерым игътибар бирде, чөнки кешеләрнең хезмәткә мөнәсәбәте шуңа бәйле, ә бу, үз чиратында, нәтиҗәне билгели.
ҮСЕМЛЕКЧЕЛЕК
Узган ел язы салкын килде. Уҗым культураларын тулысынча диярлек кырау бәргән. Кабат чәчү өстәмә чыгымнар таләп иткән. Ашлама куллану, дөрес сайланган агротехник чаралар һәм, әлбәттә инде, игенчеләрнең тырыш хезмәте яхшы нәтиҗә биргән - бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 20,1әр центнер уңыш җыеп алынган, бу район буенча алынганнан күбрәк.
Кооператив эшчәннәре ел дәвамында тырышып эшләгәннәр. Урып-җыюны азык хәзерләү белән бергә алып барганнар. Терлекләрне кышлату, яхшы савым алу һәм яшь терлекләрдән артым алу өчен җитәрлек күләмдә азык хәзерләнгән.
Туңга сөрү һәм уҗым культуралары чәчү шулай ук билгеләнгән агротехник срокларда башкарылган. Кыр эшләре тәмамланганнан соң, механизаторлар шунда ук авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләүгә керешкәннәр. Бүгенге көндә, кооператив рәисе сүзләренә караганда, тагылма инвентарь тулысынча кыр эшләренә әзер, 1-2 трактор ремонтлыйсы калган.
Рәсим Мәгарифович ху-җалыкта кирәкле барлык техника барлыгын, ә иң мөһиме - тырыш, намуслы кешеләр булуын ассызыклады.
Язгы эшләргә җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, 100 тонна ашлама һәм 60 тонна элиталы сортлы орлык сатып алынган.
2019 елда игенчелектә 1657 мең сумлык чиста керем алынган. Рентабельлелек 28 процент тәшкил иткән.
ТЕРЛЕКЧЕЛЕК
Терлекчелектәге төп керемне хуҗалык сөттән ала. Отчет чорында ул 1нче сорт белән 8821 ц сатылган, бу 2018 елга караганда 2017 центнерга күбрәк. Тулай савым 9352 ц. Бер сыердан уртача савым 4676 кг тәшкил иткән, бу алдагы ел күрсәткеченнән 164 килограммга күбрәк.
Терлекләрнең баш саны – 635. Симертүдәге малларның тәүлеклек артымы 810 г тәшкил иткән. Сатылган мөгезле эре терлекнең уртача авырлыгы – 401 кг, 100 баш сыерга 95 бозау алынган.
Әмма атларның баш саны бераз кимегән. Терлекчелек буенча саф керем 4188 мең сум тәшкил иткән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 100 мең сумга күбрәк. Рентабельлелек - 19 процент.
Хуҗалыкта 2019 елда, алдагы ел белән чагыштырганда, хезмәт хакы 1393 сумга арткан һәм аена уртача 17801 сум тәшкил иткән.
Җыелышта чыгыш ясаучылар күп булды.
Кооперативның ревизия комиссиясе рәисе Ф.Р.Гыйниятуллина җы-елучыларны ревизия нәтиҗәләре белән таныштырды һәм барлык документлар да бухгалтер тарафыннан тиешенчә алып барылган, кооператив эше канәгатьләнерлек дип санарга тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы кооперативы һәм профсоюз арасында килешүнең үтәлүе турында профсоюз әгъзасы Г.Я.Сабирҗанова чыгыш ясады. Эшчеләр махсус кием белән, язгы-көзге кыр эшләре чорында көн дә ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, хезмәт килешүе нигезендә тиешле матди ярдәм түләнгән, хезмәт хакы вакытында бирелгән һәм баш-калар.
Бакалы районы буенча ветеринария хезмәте начальнигы А.Х.Гомәров кооператив эшчәннәренең намуслы эшен билгеләп үтте, терлекләрне балансланган азык белән ашатуга ирешергә киңәш итте.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, йомгак ясап, «Дружба» кооперативында күрсәткечләр тотрыклы яхшы, диде. Александр Георгиевич тагын да зуррак нәтиҗә өчен резервлар барлыгын билгеләп үтте. Яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да ныклы сәламәтлек теләде.
Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 50 эшчәнгә премия бирелде. Кооператив рәисе Р.М.Шакиров аларга намуслы хезмәт өчен рәхмәт белдерде һәм уртак көч белән эшчеләр агымдагы елда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешәчәкләр дип ышандырды.
Читайте нас: