+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 февраль 2020, 10:40

Ватанны саклаучы көне белән!

Хөрмәтле бакалылар һәм районыбыз кунаклары, кадерле Ватанны саклаучылар!Сезне Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйм!

Хөрмәтле бакалылар һәм районыбыз кунаклары, кадерле Ватанны саклаучылар!
Сезне Ватанны саклаучы көне белән ихлас котлыйм!
Илебезнең барлык буыннары өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора. Бакалылар Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларның батырлыгын тирән хөрмәтлиләр һәм хәтерлиләр, бүген илебез чикләрен, гражданнарның тынычлыгын саклаучыларга зур хөрмәт белән карыйлар.
Үз йортыңны, үз Ватаныңны саклау – иң беренче бурыч, аны үтәү - һәркем өчен намус эше. Теләсә кайсы русияле, ул хәрби посттамы яки тыныч эш белән шөгыльләнәме, барыннан да элек, үз Ватанының сакчысы. Һәм һәркем үз хезмәте белән илебезнең байлыгын һәм данын арттыруга өлеш кертә. Нәкъ менә шуңа күрә 23 февраль бөтенхалык бәйрәменә, барлык кыю, батыр, көчле рухлы кешеләр көненә әверелә бара.
Бу матур көндә һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатлар һәм офицерлар уңышлы хезмәт итсеннәр. Бу кыю һәм батыр кешеләр бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Район хакимияте башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: