+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2020, 12:06

Аграрийларга ашламалар сатып алу өчен республика бюджетыннан 320 млн сум түләнәчәк

Республика бюджетында минераль ашламалар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга 320 млн сум акча салынган, дип хәбәр иттеләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Республика бюджетында минераль ашламалар сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга 320 млн сум акча салынган, дип хәбәр иттеләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Төбәк программасы, НДСсыз һәм транспортлауга киткән чыгымнарны кертмичә, сатып алуның 45 процентка кадәрен кире кайтаруны күзаллый. 2019 елда 570 авыл хуҗалыгы предприятиесе субсидия алды.

18 февральгә аграр хуҗалыклар 16,3 мең тонна минераль ашлама сатып алган. Төбәк буенча бу бер гектарга уртача 5,4 кг тәшкил итә. Агымдагы ел уңышы өчен барлыгы 67 мең тонна ашлама кертү планлаштырыла - узган ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк.
Читайте нас: