+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2020, 13:09

Дәүләт Думасы укучыларны түләүсез тукландыру турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проектын ахыргы укуда кабул итте.

Дәүләт Думасы башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проектын ахыргы укуда кабул итте. Документны Федерация Советы хуплаганнан соң, шулай ук РФ Президенты кул куйгач, укучыларны көнгә кимендә бер тапкыр бушлай ашатачаклар.
Законны гамәлгә ашыруга федераль, төбәк һәм урындагы бюджетлардан акча бүлеп биреләчәк. Шул ук вакытта төбәкләр федераль казнадан әлеге максатларга субсидияләр алачак.
Мәктәпләрнең бер өлеше бушлай туклануга агымдагы елның сентябрь аенда ук күчәчәк, дип аңлаттылар парламентның түбән палатасында, күчү тулысынча 2023 елның сентябренә тәмамланачак. Техник әзерлек булган төбәкләрдә бушлай кайнар ризык быел ук биреләчәк. Проектка аңлатма язуында аның авторлары әлеге яңалыкның балалар арасында ашкайнату органнары авырулары иң киң таралган булуын күрсәткән - барлык балигъ булмаган балаларның 19,8 проценты бу чирдән җәфа чигә.
Бу законны гамәлгә ашыру өчен киләсе елда 40 млрд сумнан артык акча кирәк булачак.

Читайте нас: