+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 февраль 2020, 11:54

Ветераннар бүләкләнде

Район Мәдәният сараенда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Русия Федерациясе Президенты Указы белән булдырылган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.

Аларны беренче булып Бакалы авылыннан Б.А.Аптикаев, П.Ф.Вербин, В.Ф.Марков, Ш.Ш.Мәрданов, шулай ук Яңа Тымытык авылыннан Х.З.Зарипов алдылар.
Бүләкләү тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Юрий Александрович Коземаслов катнашты. Ул хөрмәтле ветераннарны, якташларын әлеге истәлекле вакыйга белән җылы котлады һәм аларның батырлыгы, кыюлыгы өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларга тынычлык, иминлек һәм озын гомер теләде.
Җиңү юбилеена багышланган чаралар кысаларында медальләр барлык сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырылачак.
Читайте нас: