+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 февраль 2020, 23:24

Ата-аналар БДИ тапшырды

Бакалы районы дүртенче тапкыр «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенрусия акциясенә кушылды, аның инициаторы булып мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек буенча федераль хезмәт тора.

Бакалы районы дүртенче тапкыр «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенрусия акциясенә кушылды, аның инициаторы булып мәгариф һәм фән өлкәсендә Күзәтчелек буенча федераль хезмәт тора. Быел акция Хәтер һәм дан елына багышланган иде, шуңа ата-аналар өчен имтихан тарих фәненнән оештырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучы-ларының ата-аналары балалары белән урыннарын алмаштылар һәм имтиханның, ул чын имтихан булмаса да, бөтен процедурасын уздылар. Алар теркәлделәр, телефоннарын һәм шәхси әйберләрен тапшырдылар, имтихан алды контроле үттеләр, бланклар тутырдылар, контрольнең ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек кәгазьгә басылуын күрделәр һәм, әлбәттә, үзләре дә БДИда булачак биремнәрдән төзелгән имтихан эшен яздылар.
БДИга әзерлек вакытында укучыларның белемнәре генә тү-гел, дөрес психологик кәеф тә, үз көчләренә ышаныч та зур әһәмияткә ия. Биредә гаилә, ата-аналарның роле бәяләп бетергесез. Әлеге акцияне Рособрнадзор ата-аналар үзләрен сынап карасын, БДИда бернинди куркыныч һәм көчтән килмәгән нәрсә булмавын аңласын, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән танышсын һәм аларны үз балаларына аңлатсын өчен уйлап тапты һәм тормышка ашырды.
Ата-аналарны имтиханны оештыру буенча күп кенә мәсьәләләр борчыды. Сорауларга муниципаль координатор Валентина Павловна ВӘЛИЕВА җентекле җавап бирде.
Читайте нас: