+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 февраль 2020, 23:05

Ветераннар безнең янәшәдә

Ветеранда кунакта булу өлкән кешегә аралашу шатлыгы бүләк итү дигән сүз.

Ветеранда кунакта булу өлкән кешегә аралашу шатлыгы бүләк итү дигән сүз. Тимурчылар хәрәкәте кысаларында Иске Корыч мәктәбе укучылары тыл эшчәннәренә ярдәм итүләре турында Иске Корыч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ильвира СӨЛӘЙМАНОВА сөйли.
Укучылар хуҗалык буенча, йорт яны территориясен җыештыруда ярдәмләшәләр, ветераннарның тормышлары турында сорашалар.
Балалар шатланып 99 яшьлек Фәүзия Фазлыйәхмәтовна Каһирова белән таныштылар, ул сәламәт акыл һәм яхшы хәтер белән үзе бер гасыр элек кичергән вакыйгалар турында сөйли ала.
Фәүзия апа 1921 елның апрелендә туа һәм кечкенәдән ныклы чыныгу ала, ул беркайчан да авырлыклар алдында каушап калмый, бернинди сынауларга баш ими. Хәтта олы яшьтә дә үз-үзен карый. Яшьли ятим кала, 21 яшендә сеңлесен тәрбиягә ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл кызлары белән Мәскәү өлкәсенең торф чыгару предприятиесендә эшли. Караңгы, салкын баракларда яшәргә туры килә. Эшнең иге-чиге булмый, чөнки сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда җылылык станцияләре нәкъ менә торфта эшли. Һәм, һәрвакыттагыча, аны чыгаруда төп сезонлы эшчеләр хатын-кызлар була. Алар тимер юл составларына торф төйи. Берсен җибәрүгә икенчесе килеп баса. Кышка кадәр шулай эшлиләр.
Балалар хөрмәтле ветеранның сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Сораулары да күп булды.
Аннан соң ветеран ул вакытларда балаларның мәктәптә ничек укулары турында сөйләде.
- Ул чакта дәфтәрләр юк иде, нинди кәгазь тапсак, шуңа яздык. Дәреслек бөтен сыйныфка берәү иде. Бернигә дә карамастан, безнең укырга теләк бик зур иде. Мин алты сыйныф тәмамладым, - дип дәвам итте Фәүзия Фазлыйәхмәтовна.
Сугыштан соңгы елларда ул гомерен туган колхозга хезмәт итүгә багышлый. Тормыш иптәше Әхнәф Ризванович белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Шәхси кайгы да гаиләне читләтеп узмый - бердәнбер кызларын югалталар. Тиздән гаилә башлыгы да вафат була. Хөрмәтле авылдашыбыз өлешенә күп сынаулар төшә, әмма ул нык тора. Олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә Фәүзия апа уллары, оныклары һәм туруннары өчен зур терәк, киңәшче.
Киләсе очрашу Рәис Сәгъбетдинович Кашапов йортында узды. Аңа гыйнварда 90 яшь тулды. Балалар зур теләк белән ветеранның ишегалдын кардан чистарттылар, ә соңыннан Рәис абый аларны өйгә чакырды.
Ул 1930 елның гыйнвар ахырында туган.
- Сугыш башланганда миңа ун яшь иде. Бик күп эшләргә туры килде, чөнки ир-атлар фронтка китте, ә авылда картлар һәм хатын-кызлар гына калды. Төрле эш башкардык һәм барысын кул белән: чаптык, чабагач белән суктык, үзебез сабан тарттык, сыерлар, үгезләр җигеп җир сөрдек. Көрәк белән казып та чәчтек һәм бакча утырттык. Боларның барысын авыл малайлары әле ныгып та бетмәгән куллары белән эшләде, - дип сөйли ветеран.
Рәис абый ачлык кичергәнен искә алды. Аны тыңлап, күп кенә балаларның күзләре яшьләнде.
- Мәктәптән кайтабыз, ә өйдә ашарга юк...сумкаларны ташлыйбыз да, ашарга эзләргә йөгерәбез. Ә тапкан ризык нәрсә иде? Кузгалак, алабута, кычыткан җыеп кайтабыз да, аш пешерәбез. Менә шундый төшке аш иде. Сугыш чоры икмәге - кадерле икмәк иде, гәрчә анда он әсәре булмаса да. Аны кабыгы да әрчелмәгән бәрәңгедән алабута кушып пешерәләр иде, язын басулардан җыелган черек бәрәңге – кәлҗемәдән алабута кушып пешерделәр, – дип дәвам итте ветеран һәм елап җибәрде.
Рәис Сәгъбетдинович бәхет, мәхәббәт һәм хөрмәтне үз гаиләсендә таба. Хатыны Мәвәзәнә Кашапова белән 56 ел бәхетле гомер итәләр. Кызганычка каршы, 2006 елда ул вафат була. Алар акыллы ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары, туруннары да инде ныклап аякка баскан. Алар барысы да күптән түгел юбилейга төп йортта җыелды.
«Ул битараф булмаган кеше, бар нәрсә белән дә кызыксына, бар җирдә тәртип ярата, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер, туры кеше», - ди Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.М. Мәннапов.
Хөрмәтле якташыбызның бөтен хезмәт тормышы бер хуҗалыкта уза. Хуҗалыкның исеме, милек формасы, җитәкчеләре алышынса да, колхоз, аннан соң совхоз файдасына намуслы хезмәт иткән, яраткан эшенә бирелгән кешеләр калды. Безнең герой 42 ел шофер булып эшли һәм һәрвакыт үз эш урынында алыштыргысыз була. Төрле шәһәрләргә һәм районнарга барырга туры килә. Хезмәт ветераны балаларга үзе лаек булган барлык бүләкләрне зур горурлык белән күрсәтте.
Укучыларга өлкәннәргә ярдәм итү бик ошады, алар тимурчылык ярдәмен ешрак күрсәтергә һәм өлкәннәр янына барып йөрергә карар иттеләр. Ә безгә, педагогларга, якташларыбызның картлыкта ялгыз түгеллеген белү, алар янына барып балаларның ярдәм итүләрен күрү бик күңелле. Безнең илдә онытылган ветераннар булырга тиеш түгел, чөнки алар без тыныч күк астында яшәсен, укысын һәм яхшы шартларда эшләсен өчен яшьлекләрен, көчләрен һәм сәламәтлекләрен бирделәр.
Укучылар безнең хөрмәтле кешеләргә сәламәтлек теләделәр. Ә ветераннар, үз чиратында, яшьләр беркайчан да сугыш, ачлык һәм салкынлык дәһшәтләрен белмәсен иде диделәр һәм, әлбәттә, яхшы укуларын теләделәр.
Читайте нас: