+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 февраль 2020, 12:07

Өч көн ял итәчәкбез

Быел 8 Март эшләми торган бәйрәм көне атнаның ял көне - якшәмбегә туры килә.

Быел 8 Март эшләми торган бәйрәм көне атнаның ял көне - якшәмбегә туры килә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә, дип аңлата республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре. Шуңа бәйле рәвештә, 8 март якшәмбедән дүшәмбегә күчерелә. 6 мартта җомга көнне эш дәвамлылыгы кимеми.
Биш көнлек эш атнасында 7, 8 һәм 9 март ял көннәре булачак. Ел саен бирелә торган төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә 8 март - эшләми торган бәйрәм көне календарь ял көннәре исәбенә кертелми.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: