+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 февраль 2020, 20:24

Төтен юлындагы корым хәвефле

17 февральдә 65нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең дежур хезмәте Бакалы районы территориясендәге торак йортта янгын чыгу турында хәбәр алды. Янгын сагы чакыру урынына килгәч, торак йорт миченең төтен чыгу торбасыннан очкыннар күтәрелүен, торбаның кызып кызаруын һәм йорт түбәсе конструкциясенең агач өлешләренең ялкынланып китү куркынычы барлыгын ачыкладылар.Ни өчен төтен юлындагы корым янып китүен һәм бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Фларид ЯМАЛОВ аңлата.Мичкә утын якканда, анда, һичшиксез, корым утырачак. Бу ягулыкның тулысынча янып бетмәве сәбәпле тупланган продукт. Корым төтен юлы стеналарында туплана, аның болай да зур булмаган диаметрын тарайта.Корым куркыныч китереп чыгарырга да мөмкин. Ул тиз янып китә, җиңел ялкынлана. Гадәттә корым нибары берничә минут кына яна, тик ялкыны көчле була, ә яну температурасы 1200 градуска җитә.Күпчелек очракта төтен юлындагы корымга ут кабу йортның януына китерә. Төтен юлы янудан җимерелмәсә дә, бу якын-тирә конструкцияләрнең үзеннән-үзе янып китмәячәген гарантияләми (170 градуста коры агач үзеннән-үзе кабынып китә). Корымга ут кабу - каты ягулык кулланудан янгын килеп чыгуның иң киң таралган вариантларының берсе.Торба өстендә бер метрлы якты факел кабынырга мөмкин. Мондый эсселеккә төтен чыгу торбасы түзмәскә мөмкин. Ялкынның йорт түбәсенә дә күчү ихтимал. Шуңа күрә төтен чыга торган урында корым туплануга юл куймау яхшырак. Аны даими чистартырга кирәк. Шулай да ут капса нәрсә эшләргә соң? Шунда ук кислородның ут янына керүен туктатырга тырышырга кирәк. Моның өчен задвижканы яки шиберны тыгызрак ябарга. Ялкын тагын да көчәеп китмәсен өчен, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачмаска.Төтен чыгу торбасындагы утны үзаллы сүндерү бик авыр. Янгын сүндерүчеләрне мөмкин кадәр тизрәк чакырырга кирәк.Янгын чыгу - утын ягып җылытылучы мичләр хуҗаларының иң зур бәласе. Төтен чыгу каналын вакытында тикшерү һәм мичнең төтен чыгу юлын корымнан вакыт-вакыт чистартып тору зарур.

17 февральдә 65нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең дежур хезмәте Бакалы районы территориясендәге торак йортта янгын чыгу турында хәбәр алды. Янгын сагы чакыру урынына килгәч, торак йорт миченең төтен чыгу торбасыннан очкыннар күтәрелүен, торбаның кызып кызаруын һәм йорт түбәсе конструкциясенең агач өлешләренең ялкынланып китү куркынычы барлыгын ачыкладылар.
Ни өчен төтен юлындагы корым янып китүен һәм бу очракта нәрсә эшләргә кирәклеген Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы Фларид ЯМАЛОВ аңлата.
Мичкә утын якканда, анда, һичшиксез, корым утырачак. Бу ягулыкның тулысынча янып бетмәве сәбәпле тупланган продукт. Корым төтен юлы стеналарында туплана, аның болай да зур булмаган диаметрын тарайта.
Корым куркыныч китереп чыгарырга да мөмкин. Ул тиз янып китә, җиңел ялкынлана. Гадәттә корым нибары берничә минут кына яна, тик ялкыны көчле була, ә яну температурасы 1200 градуска җитә.
Күпчелек очракта төтен юлындагы корымга ут кабу йортның януына китерә. Төтен юлы янудан җимерелмәсә дә, бу якын-тирә конструкцияләрнең үзеннән-үзе янып китмәячәген гарантияләми (170 градуста коры агач үзеннән-үзе кабынып китә). Корымга ут кабу - каты ягулык кулланудан янгын килеп чыгуның иң киң таралган вариантларының берсе.
Торба өстендә бер метрлы якты факел кабынырга мөмкин. Мондый эсселеккә төтен чыгу торбасы түзмәскә мөмкин. Ялкынның йорт түбәсенә дә күчү ихтимал. Шуңа күрә төтен чыга торган урында корым туплануга юл куймау яхшырак. Аны даими чистартырга кирәк. Шулай да ут капса нәрсә эшләргә соң? Шунда ук кислородның ут янына керүен туктатырга тырышырга кирәк. Моның өчен задвижканы яки шиберны тыгызрак ябарга. Ялкын тагын да көчәеп китмәсен өчен, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ачмаска.
Төтен чыгу торбасындагы утны үзаллы сүндерү бик авыр. Янгын сүндерүчеләрне мөмкин кадәр тизрәк чакырырга кирәк.
Янгын чыгу - утын ягып җылытылучы мичләр хуҗаларының иң зур бәласе. Төтен чыгу каналын вакытында тикшерү һәм мичнең төтен чыгу юлын корымнан вакыт-вакыт чистартып тору зарур.
Читайте нас: