+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2020, 21:59

Эш бирүчеләргә электрон хезмәт кенәгәсе турында

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарының кадрлар подразделениеләре вәкилләре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте оештырган семинар узды. Семинар программасына кертелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе - электрон хезмәт кенәгәләренә күчү.

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә дәүләт һәм урындагы үзидарә органнарының кадрлар подразделениеләре вәкилләре өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте оештырган семинар узды. Семинар программасына кертелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе - электрон хезмәт кенәгәләренә күчү.
Пенсия фонды бүлекчәсе белгечләре чарада катнашучылар алдында 2020 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләргә ай саен отчет аеннан соң килүче айның 15нче числосыннан да соңламыйча Пенсия фондына кадрлар үзгәреше: кабул итү, күчерү, эштән азат итү һ.б. турында мәгълүмат тапшыру йөкләмәсе кертелү хакында чыгыш ясадылар. Мәгълүмат тапшыру Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлек форматы кысаларында тормышка ашырылачак.
Кадрлар чаралары турында белешмәләрнең формасы (СЗВ – ТД) Русия Пенсия фонды идарәсенең 2020 елның 4 февраленнән үз көченә кергән 2019 елның 25 декабрендәге 730нче карары белән расланган. Күрсәтелгән мәгълүматларны тапшырганда теркәлгән кешегә карата беренче тапкыр страховкалаучы бер үк вакытта әлеге страховкалаучыда аның хезмәт эшчәнлеге турында 2020 елның 1 гыйнварына торышы буенча мәгълүмат бирә.
Законнар нигезендә, страховкалаучы, әгәр анда теркәлеп эшләүчеләрнең саны алдагы отчет чоры-айда 25 һәм аннан да күбрәк кеше булса, көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган электрон документ рәвешендә белешмәләр тапшыра. Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны электрон документ итеп формалаштыру страховкалаучы тарафыннан үз эшчәнлеген автоматлаштыру өчен кулланыла торган программа-техник чараларны яисә «Страховкалаучы кабинеты» электрон сервисын (https://es.pfrf.ru/#services-u) кулланып гамәлгә ашырыла, ул Русия Федерациясе Пенсия фонды сайтында урнаштырыла. Сайтта шулай ук страховкалаучы-эш бирүчеләр тарафыннан Русия Пенсия фондына тапшырыла торган барлык төр мәгълүматны әзерләү һәм тикшерү өчен бушлай программалар да тәкъдим ителгән.
Страховкаланучы кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр тапшыру турында тулырак мәгълүмат Русия Пенсия фонды сайтында (http://www.pfrf.ru/etk) урнаштырылган.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: