+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2020, 21:52

Гражданнарга уңайлы булсын өчен

Русия Эчке эшләр министрлыгы Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.

Русия Эчке эшләр министрлыгы Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирә.
- Шәхесне раслаучы төп документны - РФ гражданины паспортын алу һәм алыштыру, яшәү һәм тору урыны буенча теркәлү, исәптән төшү, адреслы белешмәләр алуга һәм башкаларга гаризаларны электрон төрдә бирергә мөмкин, - дип билгели Русия Эчке эшләр министрлыгы Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рәфил ХАҖИЕВ. - Мөрәҗәгать итүнең электрон төрен кулланган гражданнар аның барлык өстенлекләрен уңай бәяләде.
Гражданнарга gosuslugi.ru порталы хезмәтләреннән файдалану өчен сайтта теркәлергә, анда «шәхси кабинет» булдырырга кирәк. РФ гражданнарына моның өчен паспорт, СНИЛС, электрон почта адресы, кесә телефоны номеры кирәк.
Теркәлгәннән соң гражданин почта аша заказлы хат белән бер атна эчендә «шәхси кабинет»ны активлаштыру кодын алачак. Порталга керү кодын шулай ук күпфункцияле үзәктә (Бакалы авылы, Күпер урамы, 6, 1нче кат), Русия Эчке эшләр министрлыгы Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлекчәсендә (Бакалы авылы, Ленин урамы, 105) алырга мөмкин. Хезмәт өчен түләү алынмый.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының телефон аша хезмәт күрсәтү үзәге: 8-800-100-70-10 (тәүлек әйләнәсенә).
«Шәхси кабинет»ның активлаштыру кодын гражданин бер тапкыр ала һәм алга таба федераль башкарма власть органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен алу өчен мөрәҗәгать иткәндә (кабат активлаштыру кодын алу таләп ителми) кулланачак.
Дәүләт хезмәтен алу турында электрон төрдә мөрәҗәгать иткәндә гражданин электрон юл белән бирелгән гаризаның традицион ысул белән мөрәҗәгать иткәндәге кебек хокукый нәтиҗәләр бирүен аңларга тиеш. Ул мөрәҗәгать иткән дәүләт органы гаризаны карау буенча эш алып бара. Гражданнар дәүләт хезмәтенең үтәлешен күзәтүгә, хәбәрләргә һәм документларны рәсмиләштерү өчен чакыруга җаваплы карарга тиеш.
Читайте нас: