+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 март 2020, 13:20

Бәхетле әни

Балалары һәм «Ана даны» медале - Нәфисә Закирова өчен иң зур бүләк Күп бала тәрбияләү көчле, батыр, бер-берсен һәм балаларын яраткан ирләрнең һәм хатын-кызларның гына кулыннан килә. Иске Корыч авылында шундый гаиләләрнең берсе - Закировлар яши.

Балалары һәм «Ана даны» медале - Нәфисә Закирова өчен иң зур бүләк
Күп бала тәрбияләү көчле, батыр, бер-берсен һәм балаларын яраткан ирләрнең һәм хатын-кызларның гына кулыннан килә. Иске Корыч авылында шундый гаиләләрнең берсе - Закировлар яши.
Гаилә учагы хуҗабикәсе Нәфисә Флүновнаны икеләнмичә кыю кеше дип әйтеп була. Әле кырыкка да җитмәгән бу ханым биш балага гомер бүләк иткән. Авыл кызы үзе дә дүрт бала тәрбияләнгән гаиләдә үскән. Балачактан ук үзенең да зур һәм тату гаиләсе булыр дип хыялланган. Хыялы тормышка ашкан - матур, сәламәт, тыңлаучан биш кызлары әти-әнинең тугры ярдәмчеләре булып үсеп киләләр. Өлкәне Алсу Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжын тәмамлаганнан соң, Туймазы шәһәренең күпфункцияле үзәгендә эшли, читтән торып УДНТУда укый. 17 яшьлек Айгизә БДПУның икенче курсында белем ала. Уртанчы кызлары Айнура 6нчы сыйныфта укый, рәсем ясау, җырлау белән мавыга. Кечкенәләре Азиза һәм Азалия - мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүчеләр.
Закировларның йортында беркайчан да күңелсез булмый, биредә балаларның шат тавышлары яңгырап тора, шул ук вакытта үзенчәлекле, җылы атмосфера сизелә. Әти-әни кызларны кечкенәдән эшкә, үзара ярдәмләшергә өйрәтәләр, аларда кешелеклек, тыйнаклык, хезмәт сөючәнлек тәр-биялиләр. Әтиләре эштә булганда, алар йортта, хуҗалыкта бар нәрсәдә әниләренә булышалар. Гаилә башлыгы Валерик Әкрәмович Уфа шәһәрендә төзүче булып эшли, өйгә ялларда гына кайта. Нәфисә Флүновна фермада хезмәт куйган, хәзер авыл Советында җыештыручы булып эшли.
Башта Закировлар Килкабыз авылында яшәгәннәр. Балалар үсә төшкәч, аларны мәктәптә укыту, балалар бакчасына йөртү мәсьәләсе килеп туган. Сигез ел элек, гаилә белән киңәшләшеп, ана капиталы акчасына йорт сатып алырга һәм Иске Корыч авылына күченергә карар иткәннәр. Шулай эшләгәннәр дә. Хәзер аларның зур йорты, мал-туар асрау, кирәкле барысын үстерү өчен йорт яны участогы бар. Үз-үзләрен азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәләр. Хәзерләнмәләр ел әйләнәсенә җитә.
Нәфисә Флүновна, мин бәхетле: яраткан балаларым, ирем, эшем һәм дәүләт ярдәме бар, ди. Гаилә пособиеләр, матди ярдәм ала, газ, электр, суга ташламалардан файдалана, балалар мәктәптә бушлай туклана. Әмма иң зур игътибар билгесе, ана хезмәтенә иң югары бәя дип ул узган елның көзендә аңа Уфада тапшырылган «Ана даны» медален исәпли.
Закировлар кызларының һәр-берсе үз омтылышын табар һәм илебезнең лаеклы гражданины булыр дип ышаналар. Нәселне дәвам итәчәк уллары булуга да өметләнәләр.
Читайте нас: