+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 март 2020, 22:15

Яшь һәм талантлылар

Балалар иҗат йорты сәхнәсендә «Ел укучысы-2020» конкурсы узды, анда районның унсигез мәктәбе вәкилләре катнашты. Жюри әгъзалары алдында җиңел булмаган бурыч торды, алар иң лаеклы укучыны билгеләргә тиеш иде.

Балалар иҗат йорты сәхнәсендә «Ел укучысы-2020» конкурсы узды, анда районның унсигез мәктәбе вәкилләре катнашты. Жюри әгъзалары алдында җиңел булмаган бурыч торды, алар иң лаеклы укучыны билгеләргә тиеш иде. Ә конкурста катнашучыларның үзләре өчен бу - казанышлары, осталыклары белән уртаклашу һәм, әлбәттә, «Ел укучысы» исеменә лаек булу мөмкинлеге.
Яшь, матур, талантлы, алар үз мәктәпләре данын якларга, иҗади һәм интеллектуаль потенциалларын күрсәтергә килделәр. Алар - фән олимпиадаларында җиңү яулаган, иҗади проектларны уңышлы яклаган, муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясаган, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашкан яшь эрудитлар.
Конкурс башланыр алдыннан мәгариф бүлеге методисты Р.А. Бәдретдинова балаларны финалга чыгулары белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар, чагу җиңүләр теләде, шулай ук укучыларны әзерләгән җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
Сәхнәдә - конкурста катнашучылар. Аларның һәркайсы читтән торып шәхси казанышлары портфолиосы һәм иҗади инша тәкъдим итте. Һәм менә көтеп алынган дулкынландыргыч финал. «Ел укучысы» конкурсының иң чагу этабы, мөгаен, «Визит карточкасы» булгандыр. Катнашучылар үзләре турында сөйләгәндә фантазия, тапкырлык һәм зирәклек күрсәттеләр. «Иҗади бәйге» артистлыкны, җыр-биюләрне башкаруда сәхнә осталыгын таләп итте. Ярдәм төркеме дә мөһим роль уйнады, чөнки бердәмлек һәм дуслык барлык җиңүләрнең нигезе булып тора. Катнашучылар барлык тамашачыларга һәм бәйрәм кунакларына искиткеч матур чыгышлар әзерләделәр, ә тарафдарлар катнашучыларны алкышларга күмделәр.
- Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча жюри конкурсның җиңүчесен һәм приз-чыларын билгеләде. «Ел укучысы-2020» титулын Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Регина Шәйхразиева яулады, - дип билгели Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 8А сыйныфы җитәкчесе Гөлшат НУРЕТДИНОВА. - Ул максатка ирешергә һәм җиңәргә сәләтле булуын тагын бер кат раслады. Бакалы интеллектуаль мәктәбенең актив катнашучысы, фән олимпиадалары җиңүчесе һәм призчысы Регина безнең мәктәпнең горурлыгы булып тора.
Башка мәктәп укучылары: Кира Грюмова (Бакалыдагы 2нче мәктәп), Полина Габсаттарова (Иске Маты мәктәбе), Радмир Кәлимуллин (Куштирәк мәктәбе), Ләйсән Гәрәева (Иске Корыч), Матвей Зайцев (Боҗыр), Владимир Мироненко (Ахман), Анастасия Мутаева (Үмер) һәм башкалар шулай ук яхшы чыгыш ясадылар. Конкурс безнең район мәктәпләрендә акыллы, сәләтле балалар укуын күрсәтте.
Читайте нас: