+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 март 2020, 16:48

Ана капиталы түләү программасы киңәйтелде

Ана капиталы сертификаты беренче бала туганда ук биреләчәк. Русия Президенты В.В. Путин ана капиталы программасын киңәйтү турында законга кул куйды.

Ана капиталы сертификаты беренче бала туганда ук биреләчәк. Русия Президенты В.В. Путин ана капиталы программасын киңәйтү турында законга кул куйды.
Документка ярашлы, программаның гамәлдә булуы 2026 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә. Ике балалы гаиләләр өчен түләүләр күләме артачак. Шулай ук түләүләрне ел саен индексацияләү күз уңында тотыла.2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туган яки уллыкка алынган гаиләләргә 466617 сум акча биреләчәк. Икенче бала һәм аннан соңгылар туган яки уллыкка алынган очракта түләүләр күләме 616617 сум тәшкил итәчәк.Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә гаиләләр ана капиталын торак йорт, шул исәптән бакчачылык җир участокларында төзүгә яки реконструкцияләүгә юнәлдерү мөмкинлеге алачак.Быел беренче һәм икенче балага акчаны Русиянең бер миллионнан артык гаиләсе алыр дип көтелә.
Читайте нас: