+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 март 2020, 19:02

Газны дәүләт исәбенә үткәреп була

Башкортстанда яшәүчеләрнең льготалы категорияләренә торакларын газ челтәрләренә тоташтыру өчен сертификатлар узган елда ук бирелә башлады. Мондый карарны республика Башлыгы Радий Фаритович Хәбиров кабул итте. Ул социаль челтәрләрдәге битендә язганча, газ үткәрү уртача йөз мең сум тора, күп кенә гаиләләр өчен бу күтәреп булмаслык сумма, шуңа күрә чыгымнарның бер өлешен дәүләт үз өстенә алачак.

Программага республика бюджетыннан 2019 елда 64 миллион сум бирелде һәм аннан соңгы өч елда 200әр миллион сум бүленәчәк. Сертификатны кем алырга хокуклы, аны кайда бирәләр һәм аны ничек кулланырга? Бу хакта без «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Туймазы шәһәрен-дәге филиалының Бакалы комплекслы хезмәте начальнигы РОБЕРТ РӘМЗИЛОВИЧ ХӘКИМОВтан белдек.
- Роберт Рәмзилович, сертификат алу хокукына кем ия?
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары белән Башкортстан Республикасы территориясендә даими яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә индивидуаль торак йортларга газ кертүгә сертификатлар бирү һәм түләү тәртибе расланды. Сертификатка гариза бирү шартлары: гариза бирүченең милкендә (милек өлешендә) газсыз индивидуаль торак йорты булу; мөрәҗәгать итүченең газ куллану җиһазларының максималь сәгатьлек чыгымы 20 куб. метрдан артмаска; газ куллану җиһазлардан газ бүлү оешмасының газ бүлү челтәренә кадәр туры ара (иң аз ара) 200 метрдан артмаска; тоташтырылачак газ бүлү челтәренең проект эш басымы 0,3 Мпа-дан артмаска тиеш; индивидуаль торак йортны газ бүлү челтәренә тоташтыру чараларында газүткәргечне траншеясыз юл белән сузу күз уңында тотылмый.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары өчен сертификат 100 мең сум тәшкил итә. Инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр 60 мең сум алуга хокуклы.
- Безнең районнан кем дә булса әлеге мөмкинлектән файдаландымы?
- Әйе, 12 кеше мөрәҗәгать итте инде.
- Беренче чиратта кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?
- «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте гаризаларын кабул итү пунктларының берсенә мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең йортны тоташтырырга техник мөмкинлек бармы икәнлеге турында белешергә кирәк. Тоташтыру турында килешүне шәхсән «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятьнең Бердәм хезмәтләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итеп яки hppp://www.bashgaz.ru/ сайтындагы шәхси кабинетта төзеп була. Адреслар һәм телефоннар «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте сайтында «Контактлар» бүлегендә күрсәтелгән.
- Шулай итеп, килешү безнең кулда, алга таба нәрсә эшләргә?
- Тоташтыру турында шул килешү нигезендә мөрәҗәгать итүче исәпкә алу һәм сертификат бирү өчен Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ДКУ филиалына яисә үзе өчен уңайлы күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итә.
- Нинди документлар тапшырырга кирәк?
- Гариза белән бергә мөрәҗәгать итүченең паспорты (вәкилнең ышаныч язуы); ташламалар алу хокукын раслаучы документлар (ташламаларга хокук турында таныклык, инвалидлык, балаларның туу турында таныклыклары, керемнәр турында белешмәләр һ.б.); индивидуаль торак йортка милек хокукын раслаучы документлар, тоташтыру турында гамәлдә булган килешү тапшырыла. Күрсәтелгән документларны гариза бирүче Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге ДКУ филиалына яисә күпфункцияле үзәк офисына шәхсән мөрәҗәгать итеп, шулай ук почта аша бирә ала. Ул бирелгәннән соң, 10 эш көне эчендә социаль ярдәм үзәге белгечләре сезнең документларны өйрәнәчәкләр һәм, әгәр барысы да тәртиптә булса, сезне сертификат алу өчен исәпкә куячаклар. Кабул ителгән карар турында биш эш көне эчендә сезгә хәбәр итәчәкләр.
- Сертификат бирми кала алалармы?
- Сертификат белән тәэмин итү максатларында мөрәҗәгать итүчене исәпкә куюдан баш тарту өчен нигез булып түбәндәгеләр тора: мөрәҗәгать итүче тарафыннан кирәкле документларны тапшырмау (тулы күләмдә тапшырмау); мөрәҗәгать итүченең сертификатларны бирү һәм түләү тәртибендә күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве; тапшырылган документларның аларга куелган таләпләргә туры килмәве;
мөрәҗәгать итүченең мондый сыйфатта эш итү хокукы булмау, яисә мөрәҗәгать итүченең вәкилендә аның мәнфәгатьләрен яклау хокукы булмау, шулай ук индивидуаль торак йорт милекчеләренең берсенең элек сертификат алу хокукыннан файдалануы.
- Сертификат белән нинди эшләр өчен түләргә мөмкин?
- Сертификат белән газны җир участогы чикләренә кадәр тоташтыру һәм җир участогы чикләрендә газ кертү буенча эшләр өчен түләргә мөмкин, ягъни бу - газ кертү проектын эшләү, төзелеш-монтаж эшләре, газ җиһазларын (плитә, казан, колонка, газ счетчигы, газ сигнализаторы) кайтару һәм монтажлау. Ә менә җылыту системасын, кайнар су белән тәэмин итү, төтен чыгу һәм вентиляция каналлары урнаштыру торак милекчесе исәбенә булачак.
- Түләү процедурасы турында сөйләгез әле.
- Газ җибәрелгәннән соң сертификат хуҗасы Республиканың халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яисә күпфункцияле үзәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны: сертификат алучы паспорты; башкаручының билгесе куелган сертификат; йортны газга тоташтыруга, булган очракта, йортка газ кертүгә килешүләр, яисә аларның нотариаль расланган күчермәләре; башкаручы һәм сертификат алучы тарафыннан имза куелган башкарылган эшләр акты; «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте һәм сертификат алучы имзасы белән тоташтыру турында актны тапшырырга тиеш. Җаваплы кешеләр документларны өйрәнәчәкләр һәм, әгәр барысы да дөрес булса, ике атна эчендә акчаны подрядчы оешмага җибәрәчәкләр.
- Сертификатның гамәлдә булу вакыты күпме?
- Ул бирелгән көннән алып ике ел. Ягъни, әгәр сез аны 2020 елның мартында алсагыз, 2022 елның мартына кадәр кулланырга тиешсез. Ярдәм күләме эш бәясеннән артып китә алмый. Әйтик, сезгә тоташтыру бәясен 90 мең сум дип исәпләгәннәр, ә сертификат 100 мең сумга бирелә. Республика бөтен сумманы түләячәк, ә калган 10 мең сумын башка тагын бер кешегә газ кертү өчен «гомуми казанга» кайтарачак.
- Сертификатны мирас итеп алып буламы?
- Әгәр сертификат хуҗасы үлгән икән, документның гамәлдә булу срогы аның якыннары мирас кабул иткәнче туктатыла. Варислар подрядчы компаниягә үзләре мөрәҗәгать итеп, килешүгә төзәтмәләр кертергә тиеш булачаклар. Дәгъва итүче сертификат алырга өлгермичә вафат булса, гаиләгә барысын да баштан башларга – документлар җыярга һәм чиратка басарга туры киләчәк. Шулай ук сертификат конкрет йортның конкрет гаиләсе өчен генә гамәлдә, аны сатарга, алыштырырга, күршегә бүләк итәргә ярамый.
- Сораулар булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Тоташтыруга килешү турында - 8-987-471-71-04 телефоны буенча. «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең www.bashgaz.ru рәсми сайтында мәгълүмат табарга була.
Ничек чиратка басарга һәм сертификат алырга - респуб-ликаның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләрендә. Телефон: 8 (347) 282-40-35. Шулай ук күпфункцияле үзәктә. Телефон: 8(347) 246-55-33.
Сертификатны ничек кулланырга икәнен белер өчен Башкортстан Республикасы торак программаларын тормышка ашыру идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Телефон: 8 (347) 218-15-19.
Читайте нас: