+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 март 2020, 19:30

Иминлек каешларын эләктерегез

Кеше табигате шундый, хәтта юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән танышкач һәм машинада йөрүнең бар хәвефен аңлагач та, күпләр нәкъ менә алар белән иң начар хәл булырга мөмкин икәнен кабул итә алмыйлар.

Кеше табигате шундый, хәтта юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән танышкач һәм машинада йөрүнең бар хәвефен аңлагач та, күпләр нәкъ менә алар белән иң начар хәл булырга мөмкин икәнен кабул итә алмыйлар.
- Авария корбаннары һәм тимер өеменә әйләнгән автомобильләр кайдадыр еракта, аларга бернинди мөнәсәбәте дә юк кебек. Өлкәннәр еш кына балаларны алларына утыртып, сабыйга бернәрсә дә янамый, дип исәпли. Әмма монда бернинди искәрмәләр дә булырга тиеш түгел дигән кагыйдә гамәлдә: бала мәҗбүри рәвештә, хәрәкәт итүче автомобиль салонында булган һәркем кебек үк, хәвефсезлек каешы белән эләктерелергә тиеш, - дип билгели ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы Марат ӘХМӘТХАНОВ. - Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, хәтта сәгатенә 50 километр тизлек белән бәрелешкәндә дә, инерция тән авырлыгын уннарча тапкыр арттыра, һәм бала аны кулына алып утырган кеше авырлыгы белән изелергә мөмкин. Шуңа күрә автомобильдәге баланың хәвефсезлеген тәэмин итүнең бердәнбер ысулы - махсус тотып тору җайланмалары куллану дигән нәтиҗә ясыйбыз. Ә бәлки, гомумән, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытырга һәм, үсеп килүче буын турында бөтенләй башка яклап – мәхәббәт һәм хәстәрлектән чыгып, үз балаларыбызның иминлеге турында кайгыртырга гына кирәк.
Читайте нас: