Кешеләрдән кеше һич ким түгел,
Тик бәхеткәйләре генә тиң түгел.
Берәүләргә бәхет тумыштан,
Ходай язган китап-язмыштан.
Шөкер итеп яшәп ятам әле,
«Яшәмиләр, иза чигәләр», - дип,
Кемдер көлеп йөри бездән,
Көлгән кеше көлә бирсен әле,
Гөнаһларым булса, кимерләр.
Миндә дә бар дуслар, туганнар,
Кешеләргә теләр теләкләр.
Тиккә генә бирелмәгән безгә
Мин белмимен, түрә балаларын,
Жәлләп яшәр хакым бар микән?
Беркөн килеп ярдәм кулы бетсә,
Күп вакытта җилләр каршы исә,
Каршы барам бер дә тукталмый.
Тик көнләшеп карыйм кайвакыт,
Җилләр арттан эткән кешегә.
Искән җилләр әйдә иссен гелән,
Аларга да үпкәм юк минем.
Мин барыбер шушы язмыш белән
Теләр идем кабат калырга.