+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 март 2020, 19:33

Төзекләндерелгән күпфатирлы йорт, шәхси ихата, подъезд. Кайсы иң яхшысы?

Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте үзенең карары белән иң яхшы төзекләндерелгән йортка, иң яхшы шәхси ихатага, иң яхшы подъездга конкурс турында положениене раслады. Конкурс комиссиясе составы расланды.

Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте үзенең карары белән иң яхшы төзекләндерелгән йортка, иң яхшы шәхси ихатага, иң яхшы подъездга конкурс турында положениене раслады. Конкурс комиссиясе составы расланды.
Конкурс инициативаны үстерүгә һәм күпфатирлы һәм шәхси йортларда яшәүчеләрнең гражданлык җаваплылыгын күтәрүгә, ихаталарны, подъездларны төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Анда авыл биләмәсендә торак пунктларда яшәүчеләр, шулай ук турыдан-туры идарәдә булган яки идарәче компания идарәсенә караган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр катнаша ала. 2020 елның 11 июненә кадәр конкурс комиссиясенә - авыл биләмәсе хакимиятенә билгеләнгән формада гариза юллаган физик яки юридик берәмлекләр конкурсант була ала, аның белән Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте сайтында танышырга була.
Конкурс 5 баллы система буенча бәяләнә. Нәтиҗәләр 2020 елның 11 октябрендә ясалачак. Җиңүчеләргә мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте күпфатирлы йортларда һәм шәхси ихаталарда яшәүчеләрне конкурста актив катнашырга чакыра.
Читайте нас: