+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 март 2020, 13:58

15 меңгә якын кеше үз-үзен изоляцияләргә тиеш

Башкортстанда 15 меңгә якын кеше үз-үзен изоляцияләргә тиеш. Бу хакта коронавирус буенча штаб утырышларының берсендә республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров белдерде.

Башкортстанда 15 меңгә якын кеше үз-үзен изоляцияләргә тиеш. Бу хакта коронавирус буенча штаб утырышларының берсендә республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров белдерде. Бу кешеләр күптән түгел генә инфекция ачыкланган чит илләрдән әйләнеп кайтты. Чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне йөреп чыгулар башлана.

Соңгы вакытта чит илләрдән кайткан төбәк халкын, башка гражданнарның сәламәтлеген хәвефкә дучар итмәс өчен һәм Русиянең баш санитар табибының үз-үзеңне изоляцияләү турындагы боерыгын үтәп, ике атнага өйдә калырга мәҗбүр итәләр.
«Федераль власть билгеләгән ике атналык карантин мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм бернинди мөһим эшләр дә аклый алмый. Карантин – кемнеңдер теләге түгел. Бу закон таләбе. Хокук бозган өчен җинаять җаваплылыгына кадәр бирелергә мөмкин”, - диде Радий Хәбиров.

* * *
23 мартка Башкортстанның 1950 кешесе чит илдә. Авиакомпанияләр коронавирус эпидемиясе булган илләрдән гражданнарны чыгаруны дәвам итә, Мәскәү аша даими очышлар, шулай ук чартерлар оештырыла.
Чит илдә калган гражданнарның ахыргы исемлекләре Транспорт министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан 26 мартта формалаштырылачак.
Өйләренә кайтырга теләгән барлык Башкортстан кешеләренең бу илләрнең Русия консуллыгына мөрәҗәгать итүләре сорала.
Фото: https://www.facebook.com/radiyhabirov
Читайте нас: