+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 март 2020, 14:00

Кисәтелгән, димәк, коралланган

Соңгы вакытта телевидение, радио, киңкүләм мәгълүмат чараларында яңа коронавирус инфекциясе турында сөйлиләр. Без Бакалы район үзәк дәваханәсе эпидемиологы А.К.Мусинадан авыру, аның билгеләре, профилактикалау турында сөйләвен үтендек.

Соңгы вакытта телевидение, радио, киңкүләм мәгълүмат чараларында яңа коронавирус инфекциясе турында сөйлиләр. Без Бакалы район үзәк дәваханәсе эпидемиологы А.К.Мусинадан авыру, аның билгеләре, профилактикалау турында сөйләвен үтендек.
- Алина Кононовна, коронавирус нәрсә ул һәм чир ничек тапшырыла?
- Яңа коронавирус - респиратор вирусы. Ул күбесенчә авыру кешенең сулыш органнарыннан бүленеп чыккан тамчыларны сулау нәтиҗәсендә һава-тамчы юлы белән, мәсәлән, ютәлләгәндә яки төчкергәндә танаудан бүлеп чыккан тамчылар аша тапшырыла. Шулай ук ул инфекцияле өслеккә кагылып, аннан соң авыз, борын яки күзләргә пычрак куллар белән тигәндә дә таралырга мөмкин.
- Вирусның симптомнары нинди?
- Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнарына охшаш: тән температурасы күтәрелү, баш авырту, хәлсезлек, ютәл, тын алу авырлашу, мускуллар авырту, күңел болгану, косу, эч китү.
- Әгәр кеше үзендә бу симптомнарның берәрсен тапса, нишләргә?
- Беренчедән, өйдә калырга. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, табиб чакыртырга, аңа үзең соңгы ике атна эчендә булган урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итәргә. Табиб рекомендацияләрен төгәл үтәргә. Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, кечкенәләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулы (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары) һәм начар иммунитетлы кешеләр белән элемтәләрне мөмкин кадәр киметегез. Алар - халыкның иң бирешүчән өлеше.
- Коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Җәмәгать урыннарында: сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм тамаша чараларында катнашудан тыелырга; җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген (респиратор) файдаланырга, аны 2-3 сәгать саен алыштырып торырга. Кискен респиратор вируслы инфекциянең күренеп торган билгеләре (ютәл, төчкерү, томау) булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан тайпылу. Урамнан кергәч, башка кешеләр белән аралашканнан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга. Гаджетларны, оештыру техникасын һәм үзегез кагылган өслекләрне дезинфекцияләргә. Мөмкин булган кадәр кочаклашу һәм кул кысуларны чикләргә, дистанцияне сакларга. Шәхси гигиена әйберләрен генә (сөлге, теш щеткасы) файдаланырга, йөзгә, авызга куллар белән кагылырга ярамый. Ютәлләгәндә яки төчкергәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки кулъяулыктан файдаланырга. Алар булмаганда, терсәк бөгелгән урын белән капланырга. Шәхси гигиена әйберләре һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба файдаланырга, бинада йогышсызландыргычлар кулланып дымлы җыештыру үткәрергә һәм еш җилләтергә.
- Коронавирус таралганнан соң бик күп дөрес булмаган мәгълүмат барлыкка килде. Бу уңайдан ни әйтерсез?
- Иң мөһиме - паникага бирелмәскә һәм социаль челтәрләрдә таратылган ялган мәгълүматка ышанмаска.
Сүз дә юк, дөньяда килеп туган хәл катлаулы, бүгенге көндә Башкортстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән йогышлануның теркәлгән очраклары юк. Хәзер социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp аша актив таратылган барлык мәгълүмат – ялган. Сүз уңаеннан, ялган яңалыклар һәм хәбәрләр өчен җәза биреләчәк. Моңа мисал бар инде.
- Вирус турында дөрес мәгълүматны кайдан белергә була?
- Дөрес мәгълүматны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында алырга мөмкин. Анда махсус бүлек бар - https://www.rosminzdrav.ru/ministry/covid19.
Һәр көнне 20 сәгатьтә республика Хөкүмәтендә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе катнашлыгында брифинг уза, аларны https://www.youtube.com/channel/UC64xHmpOrZSZYqM0Md4X сылтамасы буенча карарга була. Мәгълүматны дөрес чыганаклардан алуыгызны һәм гади саклык чараларын күзәтүегезне сорыйм.
Читайте нас: