+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 март 2020, 13:59

Паника өчен сәбәп юк

Бу көннәрдә һәркем шундый күренешкә юлыкты: кибетләрдә халык ярмаларны, аерым алганда, карабодайны, шулай ук шикәр, он, тоз, бәдрәф кәгазен һәм башка товарларны күпләп сатып ала. Телевизордан без көн саен республикада товарларга кытлык юк, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләрдә җитәрлек азык запасы бар, дип ишетеп торабыз. Бу хәлне аңлатуны сорап без район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Финар Фәритович Шәфигуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты, район хакимиятенең икътисад бүлеге тарафыннан көн саен бәяләр һәм товарларга мониторинг үткәрелә: республика буенча складлар тулы, районның сәүдә нокталары киштәләрендә барлык кирәкле азык-төлек продуктлары бар.
Безнең районның кулланучылар кооперациясе системасы буенча төрле азык-төлек запасы 20-30 көнгә җитәрлек. Мәсәлән, «Икмәк комбинаты» җәмгыятенең икмәк һәм икмәк-күмәч изделиеләре җитештерү өчен айлык запасы бар. Бу запас даими тулыланып тора.
Ярмалар турында да шуны ук әйтә алам. Мәсәлән, үз ярма цехы булган «Нива» җәмгыятендә бүгенге көндә ярма җитештерү өчен 100 тонна борчак, 50шәр тонна бодай, арпа запаслары бар. Шулай булгач, паникага сәбәп юк, ажиотажга бирелеп, кибет киштәләрен бушатырга кирәкми.
Республикада төп азык-төлек продуктларының ярты еллык запасы бар, бу хакта республика хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры И.И.Фәзрахманов хәбәр итте.
Читайте нас: