+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 март 2020, 16:04

Мәдәният йорты - авылның көзгесе

Авылда күңел ачу чараларының күп булмавы беркемгә дә сер түгел. Авыл тормышының бертөрлелеген мәдәният йорты эше үзгәртә. Мәдәният йорты нәрсә ул? Ул - авыл үзәге, авыл халкының үз проблемалары, шатлыклары, кайвакыт авырлыклары белән бөтен тормышын чагылдыручы тере организм. Һәр кеше кебек үк, мәдәният йорты да төрле тормыш белән яши: югары күтәрелү һәм төшү, авыр һәм яхшы мизгелләр була.

Ахман мәдәният йорты да менә шундый үзәк булып тора. Биредә җитәкче булып 20 елдан артык Лариса Барсанавиевна Петрова эшли. Озак вакытлар Николай Николаевич Купцов художество җитәкчесе булды. Хәзерге вакытта мәдәни оештыручы булып Изабелла Айдаровна Гыйматова хезмәт куя.
Мәдәният йорты эшчәнлеге халыкның ялын оештыру һәм төрле чаралар - очрашу кичәләре, тематик кичәләр, юбилей тантаналары, фольклор бәйрәмнәре, диспутлар, лекцияләр, конкурслар ярдәмендә мәдәни хезмәтләр белән тәэмин итү шартлары тудыруга юнәлтелгән. Мәдәни-ял хезмәтләрен төрле яшьтәге гражданнар ала.
- Бүгенге көндә биредә 11 клуб оешмасы эшли, аларда 140 кеше шөгыльләнә, - дип билгели «Бакалы район Мәдәният сарае» учреждениесе начальнигы урынбасары Замира Соколова. - Авылда бер генә чара да «Рябинушка» хатын-кызлар вокаль ансамбле, «Ахманай» керәшен фольклор ансамбле, «Нур» драма коллективы, «Энҗеләр», «Сюрприз» бию коллективлары һ.б. башка узмый. Иҗади коллективлар район фестивальләре, бәйгеләре һәм смотрлары призчылары булдылар.
Ахман авыл биләмәсе РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы һәм С.Юлаев орденнары кавалеры драматург Нәҗип Асанбаев, Чехословакиянең милли герое, аның 15 шәһәре һәм авылының почетлы гражданины, танылган «кара генерал» Даян Мурзинның Ватаны. 2017 елда мәдәният йортында Нәҗип Асанбаев һәм Даян Мурзин музее ачылды.
Читайте нас: