+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 апрель 2020, 14:24

Роберт Миңнуллин вафат булды

Шушы көннәрдә ил зур югалту кичерде – озак авырудан соң Татарстанның халык шагыйре, танылган җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанда туып-үскән Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин вафат булды.

Шушы көннәрдә ил зур югалту кичерде – озак авырудан соң Татарстанның халык шагыйре, танылган җәмәгать эшлеклесе, Башкортстанда туып-үскән Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин вафат булды.
Р.М.Миңнуллин 1948 ел-ның 1 августында Башкорт АССРның Илеш районы Шәммәт авылында туа. Үзенең иҗат юлын гәзит корреспонденты вазыйфасыннан башлый, алга таба баш мөхәррир итеп билгеләнә. Берничә чакырылыш рәттән республика парламентына сайлана, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары булып эшли, төрле елларда мәдәният, милли мәсьәләләр, телләр буенча комиссияләрне җитәкли.
Шагыйрь татар, рус һәм башкорт телләрендә язды. Ул - Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул - балалар һәм олылар өчен 40лап китап авторы.
Роберт Мөгаллим улы беркайчан да тормыштан аерылган кабинет язучысы булмады. Ул вакыйгаларның үзәгендә иде: журналистикада эшләү шуңа этәрде. Аны Татарстанда да, Башкортстанда да хөрмәт иттеләр һәм яраттылар. Күренекле шагыйрь ике тугандаш мәдәниятны, ике тугандаш халыкны берләштерүче тере символ булды.
Шагыйрь безнең районның зур дусты иде, районда үткәрелгән чараларда еш булды. Аны күренекле якташларыбыз Нәҗип Асанбаев, Даян Мурзин һәм башкалар белән ныклы дустанә мөнәсәбәтләр бәйләде. Роберт Мөгаллим улы мәктәпләрдә булырга, авыл балалары белән аралашырга яратты. Бик күп балалар аның шигырьләрен укып үсте.…
Бакалылар бөек шагыйрьнең вафаты уңаеннан кайгы белдерәләр, туганнарының һәм якыннарының зур югалту хәсрәтен уртаклашалар. Безнең хәтердә ул зирәк, кешелекле, киң күңелле, тәрбияле һәм, әлбәттә, чиксез талантлы кеше булып калачак.
Читайте нас: