+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 апрель 2020, 13:16

Эх, язмыш, язмыш...

Һәр кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, дигән борынгылар. Берәүләр бәхетле йолдыз астында туа, икенчеләргә гомер буе сынаулар үтәргә туры килә.Хезмәт ветераны Нәзирә Фәрхетдинова гәзит укучыларга үзенең ачы һәм гыйбрәтле тормыш хикәясен сөйли.

Һәр кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була, дигән борынгылар. Берәүләр бәхетле йолдыз астында туа, икенчеләргә гомер буе сынаулар үтәргә туры килә.
Хезмәт ветераны Нәзирә Фәрхетдинова гәзит укучыларга үзенең ачы һәм гыйбрәтле тормыш хикәясен сөйли.
Мин 1941 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим районы Күбәк авылында туганмын. Әнием Миңнеямал Хәйдәрова, 1905 елгы, 1922 елда әткәйгә кияүгә чыккан. Без 9 бала булганбыз. Аларның бишесе, кызганычка каршы, ачлык елларда үлгән. Әни гомере буе авыр крестьян эшен башкарды, урак урды, көлтә бәйләде. Биш яшемнән кулдан килгәнчә эшләдем, әти-әниемә булыштым. Әни 1947-1956 елларда тагын ике хатын белән бергә колхоз сыерларын көтте. Мәктәптән кайту белән әни янына йөгерүемне хәтерлим. Әни шул арада хуҗалык буенча эшләрен караштыра иде. Балачагым авыр булды: ачлык, ялангачлык, үз йортыбыз булмау сәбәпле, чит кешеләрдә яшәргә туры килде. Зур абый да, әти дә сугышта иде. Нишләп без генә шулай интегеп яшәгәнбездер? - дип уйланам кайвакыт. Югыйсә ул чорда да рәхәт яшәгән кешеләр күп булды. Язмыштыр, күрәсең.

Әнием яклап бабам Нәбиев Әхмәтнәби мулла була. Хатыны Мәдхиямал белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Нурлыхәмәт Уфа мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлаган, Хәбимнаҗар, Миңнеямал, Сәүбән, Мосаллия - барысы да дини кешеләр булган, намаз укыганнар, ураза тотканнар.

Кешедә яшәп, мәктәпкә яланаяк йөрсәм дә, мин «5»кә генә укыдым. 7нче сыйныфны тәмамладым. 1955-57 елларда олы кызларга ияреп, торф чыгарырга киттем, эшкә нык булгач, иярттеләр мине. 20шәр сәгать эшләдек, авыр булды, кулларыбыз гел шешеп чыга иде. Ашаудан - бер буханка ипи дә бер баклашка кайнаган су, кайткач та шул ризык. Йокыга нибары 4 сәгать кала. «Знамя» бригадасында олы кызлар белән беррәттән эшләдем. Ул чакта авыл кибетләрендә товарлар юк иде. Эшләгән акчаларга мин өч ел рәттән пәлтә сатып алдым. Беренче тапкыр, кайткач, пальто сатудан кергән акчага йорт бураттык. Киләсе елга янә пальто алып кайтып саттым, бу акча өйне эшләтергә җитте. Без аны 60нчы елларда гына төзеп бетерә алдык.

Мин сыер савучы булып эшләдем, тырышып, намус белән хезмәт куйдым, исемем Мактау тактасыннан төшмәде. Әни дә ул елларда фермада эшләде, көндез терлекләрне карады, ә төнлә каравылда торды. Әниемә ниндидер орденмы, медальме дә тапшырганнар иде. Ул бу югары бүләккә Мөслим районында беренче булып лаек булды. Аны тапшырганда: «Әбекәй, сиңа бар нәрсә дә бушка булачак», - дип әйттеләр. Кызганычка каршы, бу нагарада югалган, ташламалардан әнием файдалана да алмады. Шул бүләген тергезә алсам, ничек яхшы булыр иде! Кадерле кешем турында истәлек итеп кадерләп саклар идем.

1962 елның февралендә Бакалы районының Галиуллинка авылы егетенә кияүгә чыктым. Ирем Фәрхетдинов Габделвахит Зәйнетдин улы да гади крестьян гаиләсеннән иде, тормышта күп нужа күргән кеше. Башта мунчада яшәдек, аннан зур авырлыклар белән йорт салып кердек. Барысын үз көчебез белән башкардык, ярдәм итүчеләр булмады. Габделвахитка кияүгә чыкканда аның әтисе дә, әнисе дә юк иде. Ирем сөйләвенчә, әтисе сугышта үлгән, ә әнисенең сәламәтлеге начар булган. Сугышка кадәр алар Колосовкада каравыл өендә яшәгәннәр. Көтү көткәннәр, шуның белән көн күргәннәр. Туганнары яхшы кешеләр булган, аларны бәладә калдырмаганнар. Иремнең әнисе авырып киткәч, аны әбисе Сәйрә Фәттах кызы караган. Ул гомере буе үләннәр белән кешеләрне дәвалаган, авылның 50 кешесенә кендек әбисе булган. Якын кешеләребез биредә, Галиуллинкада җирләнгән.
Кияүгә чыгып яши башлавымның беренче көннәреннән үк фермага эшкә бардым, башта сыер савучы, соңрак бозау караучы булып эшләдем. Ирем көтүче булды. Күбесенчә трудоденьгә эшләдек, аена 20 сум акча алдык. Вакыт узу белән тормышыбыз җайга салына башлады, өй салып чыктык, балаларыбыз Мөнәвир, Илүсә, Илсур туды (кызганычка каршы, Мөнәвиребез арабызда юк инде). Ул вакыттагы барлык хатын-кызлар кебек үк, декрет ялында да утырмадым, бала өчен пособие дә, ял да алмадым. Балалар үзләре үсте, без көннәр буе эштә булдык.

70-80нче елларда хуҗалыкка симертү өчен терлекләр китерделәр, сөтчелек фермасы эшләми иде инде. Шул елларда гына лаеклы хезмәт хакы ала башладык. Бу чордагы хуҗалык җитәкчеләре А.В.Гайсин, Д.В.Галләмов, Е.А.Сидоровны рәхмәт сүзләре белән искә алам, алар гади эшчәннәр хезмәтенең кадерен белделәр һәм хөрмәт иттеләр. Күп еллар дәвамында үгезләр симертүдә эшләдек, аларны 5әр центнер авырлыкка җиткереп тапшырдык. Фермада барлык эшләр дә кулдан башкарылды: су ташыдык, тирес чыгардык, атларда яшел печәнен дә чабып алып кайттык. Безнең бер көн күргәнебез дә роман язып чыгарырлык. Монда язылганнарның барысы да дөрес, бу минем хезмәт тормышымның чиреге генә әле.
Без күптән пенсиядә, миңа - 79, иремә – 81 яшь, ул икенче группа инвалид. Икебез дә хезмәт ветераннары, коммунистик һәм социалистик ярыш ударниклары. Үзем җиде ел Казанчы авыл Советы депутаты булдым. Намусыбыз чиста, чөнки кайда гына эшләсәк тә, үз эшебезне җаваплылык тоеп, намус белән башкардык.

Һаман да Галиуллинкада яшибез. Анда нибары өч ихата калды, биредә газ да, суүткәргеч тә, кибет тә, медпункт һәм юллар да юк. Цивилизация уңайлыкларыннан бары электр, телефон һәм телевидение. Йортны ешрак утын ягып җылытабыз, чөнки электр энергиясе кыйммәт. Балаларыбыз безне үзләренә яшәргә чакырсалар да, бабай туган җирен ташлап китәргә теләми. Пенсия нигездә даруларга һәм газ сатып алуга китә. Район үзәгенә такси белән бер мең түләп барабыз, бер мең түләп кайтабыз. Әмма без - чыныгу алган, элекке буын кешеләре, төшенкелеккә бирелмибез, шулай да күңелемнең бер почмагында әллә үпкә, әллә бераз кимсенү ята. Шунысы сөендерә, балалар еш кайталар, безнең турында хәстәрлек күрәләр. Үзебез дә моңсу уйларга бирешмәскә тырышабыз, хуҗалык тотабыз, бакчабызны карыйбыз, бал кортлары, тавыклар, сарыклар бар. Яшь вакыттагы кебек, барысын да бергә эшлибез.
Ни өчен мин боларның барысын да яздым дисезме? Яшьләр тормышның, муллык, уңайлылыкның кадерен белсен, теләсә нинди вак-төяккә зарланмасын дип.
Читайте нас: