+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 апрель 2020, 15:16

Башкорт теленнән диктант - онлайн

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерциягә карамаган оешмасы, «Бөтендөнья башкортлары королтае (конгрессы)» җәмагать оешмаларының халыкара союзы белән берлектә 25 апрельдә “Башкорт теленнән халыкара диктант - 2020” акциясен үткәрәчәк.Илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлләргә бәйле быел башкорт теленнән халыкара диктантны тулысынса онлайн-форматта уздыру планлаштырыла.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автономияле коммерциягә карамаган оешмасы, «Бөтендөнья башкортлары королтае (конгрессы)» җәмагать оешмаларының халыкара союзы белән берлектә 25 апрельдә “Башкорт теленнән халыкара диктант - 2020” акциясен үткәрәчәк.
Илдәге һәм дөньядагы эпидемиологик хәлләргә бәйле быел башкорт теленнән халыкара диктантны тулысынса онлайн-форматта уздыру планлаштырыла.
Акциядә катнашу өчен https://bashkdictant.ru/ сайтында теркәлергә кирәк.
25 апрель көнне Уфа вакыты белән иртәнге сәгать 11:00 Башкортстан юлдаш телевидениесе, «ВКонтакте», «Instagram» социаль челтәрләрендә, «YouTube» видеохостингында туры эфирда диктант укыла башлаячак.
Диктант темасы һәм тексты оештыручылар тарафыннан билгеләнә. Ул галим-филологлар, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары ярдәме белән 3 вариантта әзерләнә: башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен, башкорт телендә иркен аралашучылар һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Игътибар, диктант уку графигы башкорт телен белү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән:
11:00-11:25 сәгатьтә – башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
11:30- 11:55 сәгатьтә – башкорт телендә иркен аралашучылар өчен;
12.00- 12.20 сәгатьтә – башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала, яше, кайда яшәве, нинди милләттән булуы мөһим түгел, диктантны ул үзаллы өйдә яза ала. «Интернет» мәгълүмат -телекоммуникация челтәре аша язган катнашучыларның эшләре https://bashkdictant.ru/ сайтындагы шәхси кабинет аша кабул ителә. Шулай ук язма эшләрнең фотосын, скан вариантын [email protected] электрон почтасына, +7 (927) 950-02-66 Whatsapp мессенджер номерына 2020 елның 26 апреленә 23:59 сәгатькә кадәр җибәрергә мөмкин.
Шул ук вакытта диктантны 26 апрелдә төнге 23:59 сәгатькә кадәр http://bashkdictant.ru рәсми сайтында һәм оештыручыларның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә (www.instagram.com, https://vk.com/bash_fond) урнаштырылачак туры эфирның язма вариантына карап та язырга мөмкин булачак.
Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн дәвамында https://bashkdictant.ru/ сайтында бастырылып чыга. Диктантта катнашучыларга сертификатлар сайттагы шәхси кабинетлары аша я электрон почтага җибәреләчәк.
Диктант текстын укучылар:
1. Зәйнетдинов Заһир (мульти-инструменталист, шоумен) - башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
2. Мурзина Флүрә («Хәбәрдар» программасының алып баручысы) - башкорт телендә иркен аралашучылар өчен;
3. Сәлимов Марсель (сатирик язучы, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче) - башкорт теленең төньяҡ-көнбатыш диалектында язучылар өчен.
Читайте нас: