+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 апрель 2020, 13:20

Яшь көрәшче әтисеннән үрнәк ала

Көрәшне юлдаш иткән гаиләләр безнең Куштирәк авыл Советы җирлегендә күп. Шуларның берсе - Шәйдуллиннар гаиләсе. Өч бертуган Илмир, Илнур, Илназ - якын-тирә авылларда Сабантуйларда көрәшеп, батыр исемен алган егетләр. Иң кечеләре Илназ Әзһәр улы көрәш белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә, көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат. Башкортстан һәм Татарстан Республикаларында үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә уңышлы катнашып килде. Бүгенге көндә район күләмендә үткәрелгән көрәш ярышларында судья буларак чыгыш ясый.

Шәйдуллиннар гаиләсе һәм аларның уллары Айназ турында Куштирәк мәктәбе укытучысы Гөлүсә Хәбибуллина яза.
“Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Әйе, бу өлкәдә ниндидер зур уңышларга ирешергә телисең икән, иренмәскә, үҗәт булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәт яшәү ул - дөрес туклану, саф һавада йөрү, алкоголь кулланмау, физик эш белән шөгыльләнү, көн саен күнекмәләр ясау, үзеңне чыныктыру белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта, ихтыяр көчең булу, авырлыклар алдында югалып калмау. Әнә шул кагыйдәләр үтәлгән очракта гына спортта тиешле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - ди Илназ Әзһәр улы. Аның фикеренчә, спорт, физик яктан чыныктырудан тыш, кешедә патриотик хис тәрбияли, рухи үсешкә йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә дөньяны күзаллау киңәя, үз-үзеңә ышаныч арта.
Бу сүзләрнең дөреслеген без аларның гаиләсе үрнәгендә күрәбез. Тормыш иптәше Айгөл Исмәгыйль кызы, Куштирәк мәктәбендә физика-математика укытучысы, гаиләдә булган спортка карата яхшы мөнәсәбәтне хуплап кына калмый, үзе дә спорт белән актив шөгыльләнә, чаңгыда, тимераякта шуарга ярата. Ял көннәрендә алар гаилә белән төрле спорт уеннары уздыралар.
Илназ Әзһәр улы үзе Куштирәк урта мәктәбендә физик тәрбия дәресләре укыта һәм укучыларында да көрәшкә карата кызыксыну тәрбияли. Аның укучылары - туганының уллары Альмир һәм Альфир Шәйдуллиннар көрәш буенча шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешәләр, икесе дә спорт мастерлыгына кандидат. Альмир – көрәш буенча Башкортстан чемпионы, күп тапкыр республика ярышлары призчысы, Альфир – мәктәп укучылары арасында Башкортстан чемпионы, Русия беренчелегендә көмеш медаль иясе.
Бүгенге язмамның төп герое Айназ Шәйдуллин - Илназ Әзһәр улы белән Айгөл Исмәгыйль кызының уллары, җиденче сыйныфта белем ала. Спорт белән башлангыч сыйныфларда укыганда ук кызыксына башлый. Бүгенге көндә көрәш белән җитди шөгыльләнә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, зур унышларга ирешә. Җитди көрәш майданына чыгуының башы итеп ул 2019 елда Кушнаренко авылында үткән зона ярышларын саный. 2004-2005нче елгы балалар арасында үткәрелгән ярышка Айназ үз көчен сынап карау теләге белән бара һәм, үзеннән олыраклар белән (Айназ 2006 елда туган) көрәшергә туры килсә дә, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче урынны ала. Шул ук елның апрель аенда Стәрлебаш районында үткән Башкортстан чемпионатында 65 килограммга кадәр авырлыкта көрәшеп, икенче урынны ала. Шушы җиңүләре Айназда үз көченә ышаныч тудыра, югары үрләргә рухландыра, ул үзенә Русия беренчелегендә җиңеп чыгу максатын куя, һәм тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирә. 2019 елда Татарстанның Азнакай шәһәрендә якташыбыз Солтанов Инсаф Сәет улы истәлегенә багышланган 7нче балалар һәм үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы турнирында икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Шулай ук Азнакай шәһәрендә 2020 елның гыйнварында данлы көрәшче Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә үткәрелгән 3нче республика турнирында үз авырлыгында икенче урынны алды. Үзебезнең районда мәктәп яшендәге балалар арасында үткәрелүче көрәш буенча спартакиадада беренче урынны алгач, Айназ, Югары Яркәй авылында үткәрелгән Республика спартакиадасының зона этабында 70 килограммга кадәр авырлыкта җиңде, Авыргазы районының Толбазы авылында үткән Башкортстан Республикасы беренчелегендә 2006-2007нче елгы балалар арасында беренче урынны алды һәм Русия беренчелегендә Башкортстан Республикасы данын яклауга лаек булды. Шушы елның мартында Казан шәһәрендә үткәрелгән Русия беренчелеге ярышларында Айназ, үз авырлыгында көндәшләрен чиста җиңеп, беренче урынны алды. Афәрин!
Бу җиңү аларның гаиләсе өчен генә түгел, Куштирәк урта мәктәбе коллективы, авылыбыз һәм районыбыз өчен дә зур горурлык!
Айназ көрәштә генә түгел, спортның башка төрләрендә дә сынатмый. Мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән чаңгы, волейбол ярышларында призлы урыннар ала. Ул укуда да алдынгылар исәбендә, бары тик бишле билгеләренә генә өлгәшә. Фән буенча үткәрелүче район олимпиадаларында катнашып уңышларга ирешә.
Айназ үзен спорт ярышларына әзерләгән, аның белән һәрдаим шөгыльләнгән тренеры – әтисенә зур рәхмәтле. “Минем җиңүем өчен безнең гаиләдә барысы да тырышты, гаиләмә мин бик рәхмәтлемен”, - ди Айназ.
«Әлбәттә, спорт белән ныклап шөгыльләнү бала кешесе өчен төрле кыенлыклар, уңайсызлыклар да тудыра: барча халык йоклап ятканда, иртәнге сәгатьтән торып күнекмәләр ясау, һава торышына карамыйча көн дә йөгерергә чыгу, кызыккан ризыгыңны ашый алмау, тиешле авырлык үлчәменә ирешү өчен көн буе су эчеп тору һ.б. Ләкин уңышка ирешсәң, бу уңайсызлыклар, ярыш алдыннан булган киеренкелек - барысы да эреп юкка чыга, бик тиз онытыла”, - ди көрәшче егет.
Айназга тормыш майданында узган көрәшләрендә гел өстен чыгарга, сынауларга бирешмичә, үзенең көрәшче дәрәҗәсен саклап калырга, җиңүләрнең иң татлы мизгелләрен кичерергә насыйп булсын!


Читайте нас: