+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 апрель 2020, 14:43

Тәрәзәләрне кайгы шакымасын

1941 ел, июнь таңы,Хәбәр килде илем халкына.Ышанырлык түгел бу хәлләргә,Раббым,кичер халкың хакына.

1941 ел, июнь таңы,
Хәбәр килде илем халкына.
Ышанырлык түгел бу хәлләргә,
Раббым,кичер халкың хакына.
Әйтерсең лә күктән кара болыт
Авыр булып өскә ишелә.
Колак ишетмәгән сүзләр килә:
Сугыш башланган бит, кешеләр!
Бер туктаусыз туплар шартлавыннан
Түзәлмичә жирләр ярыла.
Барлык кешелекнең иңнәренә
Күтәралмас кайгы сарыла.
Җимерелә чәчәк аткан илем,
Җимерелә мәчет, манара.
Җан өшеткеч ачы җил сызгыра,
Аналарның чәче агара.
Күпме гөнаһсыз җан ятып кала
Бер мәгънәсез сугыш кырында.
Чәчәк аткан гөлләр урынына
Кан җәелеп ята болында.
Кансыз палач кулларынннан шулай
Меңәрләгән гомер өзелә.
Өзгәләнгән солдат авызында
Әйтелмичә кала гозерләр.
Ятим кала күпме гаиләләр,
Ятим кала әни, җаныйлар.
Язмышларның бар ачысын татый
Туалмыйча калган сабыйлар.
Аналарның җилкәсенә төшә,
Балаларга төшә авырлык.
Ник болайга борылды соң язмыш,
Каян килде мондый явызлык?!
Кайталмады, күпләр кайталмады,
Туган җирләренә әйләнеп.
Гәүдәләре чит җирләрдә калды,
Сагыш җепләренә бәйләнеп.
Мең дүрт йөз дә унсигез көн буе
Сугыш дәвам итә илемдә,
Һәлак булган яугирләре белән,
Хәрәбәләр кала җиремдә.
Җанны кыйган еллар артта калды,
Шомлы тынлык һаман күңелдә.
Юк, булмасын башка мондый хәлләр,
Кошлар очсын зәңгәр күгемдә.
Тәрәзәне кайгы шакымасын,
Бәхет кенә керсен өйләргә.
Үткәннәрне бары гыйбрәт итеп,
Калсын иде безгә сөйләргә.
Җиңү килде! Ләкин нишләргә соң,
Югалтулар булды чамасыз?
Исән калганнары, ыңгырашып,
Өйләренә кайтты чарасыз.
75 ел гомер узып бара,
Йөрәкләрендә һаман яралар.
Ул коточкыч сугыш дигәннәре
Эзәрлекләп арттан баралар.
Шул чорларга кемнәр шаһит икән,
Сезнең алда иям башымны.
Канлы еллар гомер китабына
Кайтавазың булып басылды!
Равилә ӘХМӘТГАЛИЕВА.
Мостафа авылы.
Читайте нас: