+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 апрель 2020, 11:56

Игелекле күрше - табибә

Еш кына өйдәге «һава торышы» гаилә әгъзаларыннан гына түгел, ә якын-тирәдәгеләрдән – күршеләрдән дә тора. Күршеләр игелекле һәм ярдәмчел булсалар, аеруча күңелле.

Еш кына өйдәге «һава торышы» гаилә әгъзаларыннан гына түгел, ә якын-тирәдәгеләрдән – күршеләрдән дә тора. Күршеләр игелекле һәм ярдәмчел булсалар, аеруча күңелле.
Педагогик хезмәт ветераны Земфира Кашапова күршеләре турында яза.
25 елдан артык безнең янәшәбездә Сунаргуловлар – Ирек Тимербулатович һәм Фәимә Миңнебаевна - белемле, зыялы, хезмәт сөючән һәм тәртипле кешеләр яши.
Без ирем белән пенсионерлар, һәрберебез авыртына, сызлана. Тик безгә бәхет елмайды - күршебездә табибә бар. Һәрвакыт хәл белә, киңәшләр бирә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә.
Фәимә Миңнебаевна 1990 елда кияүгә чыгып, ире ягына Иске Корыч авылына күчеп килә, башта бераз фельдшер булып, аннан соң белгечлеге буенча педиатр булып эшли башлый. Шул вакыттан алып аның куллары аша меңләгән бала узды, ул бөтен авыл халкы өчен диярлек өй докторына әйләнде. Егерме еллап гомуми практика табибы булып эшли. Ул - авыл врачлык амбулаториясе мөдире. Авылда яшәүчеләрнең проблемаларын, сәламәтлек торышы буенча гына түгел, яттан белә. Сунаргуловлар күп еллар авыл биләмәсе депутатлары, барлык комиссияләр составында торалар, мөһим чараларда катнашалар. Фәимә Миңнебаевнаны район үзәк дәваханәсендә кабул итүдә еш күрергә була. Ул даими төнге дежурда. Еш кына паллиатив бүлек белән җитәкчелек итә. Участок табибәсенең (Иске Корыч һәм Иске Маты авыллары) эше күп булуга карамастан, ул мәктәптә, балалар бакчасында даими кунак, балалар һәм аларның әти-әниләре алдында чыгыш ясый, профилактик эш алып бара. Намуслы хезмәте өчен югары категорияле табибә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ул - Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы.
30 елга якын ул безнең авылда яши һәм эшли. Ерак Ишембай районыннан килгән нәфис башкорт хатыны коллегалары белән тиз арада уртак тел тапты һәм авыл халкының ихтирамын казанды. Иренең туганнары белән бик яхшы мөнәсәбәттә, каенанасы белән каенатасы өчен идеаль килен булды, бер коллективта килендәше белән дус-тату эшлиләр. Ул яраткан тормыш иптәше, кызы һәм улы өчен газиз әни. Балалары әниләре юлыннан китте. Гүзәл, БДМУны тәмамлап, Стәрлетамакта анестезиолог-реаниматолог булып эшли. Кияве Альберт та табиб-нарколог. Илнур - КДМУның 6 курс студенты, Уфа шәһәренең 44нче поликлиникасында медбрат булып эшли. Сунаргуловларның ярты ел элек оныклары Тамерлан туды, алар сөекле олатай һәм оләсәй булдылар. Ә шушы көннәрдә авылдашлары ярдәмчел, һөнәри осталыгы, яхшылыгы өчен яраткан һәм хөрмәт иткән, сөйкемле, мәрхәмәтле, тыйнак хатын матур юбилеен билгеләп үтте. Аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, шулай ук яшь һәм энергияле булып калуын, тормыш иптәше белән бергә күп еллар балалар һәм оныкларның уңышларына сөенеп яшәвен телибез. Игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Читайте нас: