+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 апрель 2020, 16:18

Ярдәм итү эшенә кушылдылар

Бүген безне гадәти тормыш ритмын бик нык үзгәрткән уртак бәла берләштерә. Кемдер өйдәгеләренең һәм сәламәтлеген хәвеф астына куеп, эшкә барырга мәҗбүр. Кемгәдер бәхет күбрәк елмайды, һәм ул үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти ала. Ничек кенә булмасын, пандемия һәм аның белән бәйле һәр нәрсә һәр гаиләгә кагылды. Өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм башкалар аеруча авыр хәлдә калды.Шәхси эшкуар Марат Әхмәтҗанов («Гранат» кафесы), район территориясендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итүче «Безнең хәстәрлек» волонтерлык берләшмәсе эшләвен белгәч, ярдәм итү эшенә кушылды.

Бүген безне гадәти тормыш ритмын бик нык үзгәрткән уртак бәла берләштерә.
Кемдер өйдәгеләренең һәм сәламәтлеген хәвеф астына куеп, эшкә барырга мәҗбүр. Кемгәдер бәхет күбрәк елмайды, һәм ул үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти ала. Ничек кенә булмасын, пандемия һәм аның белән бәйле һәр нәрсә һәр гаиләгә кагылды. Өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм башкалар аеруча авыр хәлдә калды.
Шәхси эшкуар Марат Әхмәтҗанов («Гранат» кафесы), район территориясендә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, шулай ук күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итүче «Безнең хәстәрлек» волонтерлык берләшмәсе эшләвен белгәч, ярдәм итү эшенә кушылды. Маратның матур идеясен улларына бизнесын алып баруда ярдәм иткән әти-әнисе Наилә Сәйфетдиновна һәм Дамир Зәкиевич хуплады. Әхмәтҗановлар кафесында югарыда аталган категория гражданнар өчен көн саен 10га кадәр пицца әзерлиләр, алар гаиләләргә волонтерлар аша тапшырылалар. Бүгенге көндә 60тан артык гаилә пицца алды. Эшкуарлар алга таба да мохтаҗларга булышлык итәргә, ярдәм кирәкле кешеләрне игътибарсыз калдырмаска ниятлиләр
- Бүген коммерция икенче планга кала, һәм мин бик аз гына булса да авыр чорны кичерергә ярдәм итә алуыбызга шат. Иң мөһиме шул. Үземнән барысын да үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә һәм, кискен ихтыяҗ булмаса, өйләрдән чык-маска чакырам.
Читайте нас: