+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 апрель 2020, 23:36

Рамазан - уйланулар, гамәлләр, үзгәрешләр вакыты

2020 елның 23 апрелендә Рамазан ае башлана. Мөселман дөньясы, бар эшен Аллаһка багышлап, Аның ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, 24 апрельдә уразага керәчәк.Беренче тәрәвих намазы – 23 апрельдә (ястү намазыннан соң). Соңгы тәрәвих намазы – 22 майда. Уразаның соңгы көне 23 майда.

Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки сез бу фарызларны үтәп шаять тәкъва булырсыз?” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).
Ураза тоту безнең өчен рухыбызны чистарта торган бер сынау. Рамазанда Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, Раббыбыз ризалыгын, әҗер-саваплар алырга, җәннәткә якынаерга күп мөмкинлекләр туа. Бернинди матди байлыкны да бу мөмкинлекләр белән чагыштырып булмый.
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вәсәлләм хәдисендә язылган: «Аллаһ: «Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», - дип әмер итте». Без рамазан дәвамында уразалар тотып, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылабыз. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншаллаһ.
Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли.
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә омтылган мөселман Рамазан аенда үзе турында гына түгел, башкалар турында да, дине турында да кайгырта, булган малыннан зәкятен чыгара, гади сәдакалар биреп мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелен күрә, ислам дине күтәрелүгә үзенең өлешен кертә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вәсәлләмнән: «Нинди сәдака өстенрәк?» - дип сораганнар. Ул: «Рамазан аенда бирелә торган сәдака», - дигән (Тирмизи).
Сәдака - динебезнең аерылмас бер өлеше. Ул бирүчене нәфесеннән сакланырга мәҗбүр итә, алучының күңеленә өмет кертә, тормышына ямь бирә, җәмгыятьнең тигез, тыныч үсешен тәэмин итә.
Пәйгамбәребез (салләлаһү гәләйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шайтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. “Ураза тотучылар өчен җәннәт капкалары ачыла, алар өчен җәннәт нигъмәтләре әзерләнә”, - дип хәбәр бирә безгә сөекле пәйгамбәребез. Чынлап та, без рамазан аенда шуны исбатлаучы бик күп галәмәтләрне үз күзебез белән күзәтә алабыз. Күпме кардәшләребез бүтән вакытта гөнаһка батып йөрсәләр дә, каты бәгырьле булсалар да, рамазан аенда исә гөнаһлардан ераклашып калалар. Рамазанда намазын да укыйлар, сәдакасын да бирәләр, ачларны тукландыралар, вәгазьләрне тыңлыйлар, тәсбих әйтәләр, Коръән уку кебек изге гамәл кылу белән мәшгуль булалар. Ай буена начарлык эшләүдән баш тарталар.
Коронавирус пандемиясе шартларында, безнең районда киләсе Рамазан ае мөселманнар өчен кайбер чикләүләр белән узачак. Ураза аенда мәчетләрдә укыла торган тәрәвих намазлары бу елда өйдә укыла. Һәр елны ураза аенда мәчеттә үткәрелә торган ифтар ашлары да үткәрелмәячәк. Бу очракта мөселман дине кануннарын бозу булмаячак, исламда иң кыйммәтлесе – кеше гомере. Мәчеткә килеп йөрергә кирәкми. Бу гөнаһ түгел. Иң мөһиме - үз-үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау. Хәзерге шартларда күмәк намазларга йөрү - димәк, якыннарыңа йогышлану куркынычы тудыру. Җомга намазлары үтмәячәк. Дин тотучылар мәчет манараларыннан - азан һәм тавыш көчәйткечләрдән үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә өндәүләр ишетә. Мөселманнарны бердәмлеккә чакырасы килә. Әгәр өйләреннән чыга алмый торган кешеләр булса, аларның туганнары да юк икән, мөселманнар аларга ярдәм итәргә тиеш. Сабыр булыйк, намазларыбызны өйләребездә укыйк. Аллаһы Тәгалә сынау бирсә, җиңеллеген дә бирми калмый.
Ураза безнең физик һәм рухи иминлегебезгә файда китерсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Амин.
Имам-мөхтәсиб Рузалим ХИСАМБИЕВ.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: