+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 апрель 2020, 00:21

Милли кием көне районда онлайн форматта узды

17 апрельдә районның барлык белем бирү учреждениеләрендә республика халыкларының милли киемнәре көне билгеләнде. Республика Башлыгы күрсәтмәсе буенча, бу көн ел саен апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтелә. Эпидемиологик хәл сәбәпле, мәктәпләрдә бәйрәмне онлайн форматта үткәрү турында карар кабул ителде.

- Туган тел, рус теле, тарих, башлангыч сыйныфлар, сәнгать, Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре укытучылары 293 дистанцион чара (онлайн-дәресләр, мастер-класслар, видеолекцияләр, презентацияләр, Башкортстан Республикасы Милли музее заллары буенча милли киемнәрнең виртуаль күргәзмәләре) оештырдылар, аларга 2606 укучы җәлеп ителде, - дип билгели район мәгариф бүлеге методисты Снежана Заманова. - Балаларның һәм аларның әти-әниләренең Башкортстан Республикасы халыкларының милли киемнәре турында тагын да күбрәк белү, үз халкының, республиканың тарихын өйрәнү, үз куллары белән милли костюмнарга хатын-кыз бизәнгечләре ясау, төшерү, милли биюләр биергә өйрәнү мөмкинлеге булды.
Шул ук көнне укучылар, укытучылар, ата-аналар «Милли киемнәрдә төшкән фотолар» республика флешмобына кушылдылар, социаль челтәрләрдә хештэглар белән фотолар урнаштырдылар.
Район мәктәпләрендә 11 милләт баласы белем ала, аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Башкортстан халыкларының милли киемнәре бәйрәме ата-бабаларыбызның тарихына һем мәдәниятенә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә, әхлакый кыйммәтләрне алга этәрергә мөмкинлек бирде.
Читайте нас: