+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 апрель 2020, 00:33

Волонтёрлар ярдәмгә ашыга

30 марттан башлап, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле гражданнарга азык-төлек, медикаментлар китерүдә һәм чүп чыгаруда яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты волонтерлары ярдәм итә, аның телефонына көн саен 4-5 тапкыр шалтырату килә.

30 марттан башлап, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле гражданнарга азык-төлек, медикаментлар китерүдә һәм чүп чыгаруда яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты волонтерлары ярдәм итә, аның телефонына көн саен 4-5 тапкыр шалтырату килә.
Волонтерлар арасында студентлар, шәхси эшкуарлар һәм битараф булмаган гражданнар бар. Барыр алдыннан алар сәламәтлек торышы буенча беренчел тикшерү, контактларны булдырмау буенча инструктаж үтәләр һәм шәхси саклану чаралары алалар. Авыруның хәтта кечкенә билгеләре (температура, ютәл, төчкерү, томау һ.б.) булганда да волонтерлар чакыру буенча җибәрелми.
Килгән заявкалардан тыш, Марат Әхмәтҗанов («Гранат» кафесы) һәм Вадим Дырнаев («Бакалы» кулланучылар җәмгыяте) белән берлектә, район үзәгендәге 5 гаилә көн саен азык-төлек белән (пицца, җимешләр) тәэмин ителә. Бүгенге көнгә 60тан артык гаиләдә (ятим балалар белән опекуннар, инвалид балалар булган гаиләләр) булдык.
Безнең үтенечләрне кире какмаган эшкуарлар Алексей һәм Светлана Фроловларга («Лидер» кибете), Константин һәм Людмила Рыцевларга («Факел» кибете), Артур Айдаровка («Панда» китереп бирү сервисы) рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның ярдәме белән аеруча мохтаҗ гаиләләр шулай ук азык-төлек җыелмалары алды.
Битлекләр һәм перчаткалар сатып алуда булышкан, автомобильләр белән ярдәм иткән иганәчеләребез – Дмитрий Биккинин, Юрий Митрофанов («Бакалы-мебель»), Юлия Марковага («Оладушки» кафесы), Ольга һәм Оксана Игнатьевларга («Fox-bar» һәм «Малибу» кафелары), Ринат Чубараевка да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Мин әйтеп үткән иганәчеләрнең барысы да бик тыйнак кешеләр, алар үзләрен атамауларын үтенделәр, чөнки моны алар ихлас күңелдән башкаралар, әмма мин барыбер язам, чөнки аларны белергә тиешләр.
65 яшьтән өлкән хөрмәтле гражданнар һәм хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле гражданнар! Кибеткә яки даруханәгә бару мөмкинлеге юк икән, үтенеч белән мөрәҗәгать итәрдәй кешеләрегез дә булмаса, яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының 3-18-00 (эш көннәрендә, 9дан 17 сәгатькә кадәр) яки 8-965-664-02 (Финүс) телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.
Барыбыз өчен бу җиңел булмаган вакытта бакалыларны өлкән яшьтәге яки хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле күршеләрегезгә, танышларыгызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга игътибарлырак булырга чакырам, бәлки аларга нәкъ менә сезнең ярдәм кирәктер.
Финүс Гайсин, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе.
Читайте нас: