+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 апрель 2020, 00:40

Җылы сүз һәм яхшы эш белән

Эпидемия һәм үз-үзеңне изоляцияләү - болар, беренче карашка, кешеләрне бер-берсеннән читләштерергә тиеш кебек. Әмма, киресенчә, килеп туган авырлыклар күпчелек кешеләрдә мәрхәмәт, үзара ярдәмләшү хисе уятты, башкаларга, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә үз ирекләре белән ярдәм итәргә әзер булган кешеләр, волонтерлар саны артты.

- Районның мәдәният хезмәткәрләре - район Мәдәният сарае коллективы, авыллар тормышында актив катнашучы авыл мәдәният йортлары методистлары һәм мәдәни оештыручылары, әлбәттә, читтә кала алмады, - дип сөйли мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Замира Соколова. - Барлык мәдәният учреждениеләрендә гражданнар үз-үзеңне изоляцияләүне күзәтергә кирәклеге турында көненә берничә тапкыр тавыш көчәйткечләр аша искәртелә. Шулай ук доброволецлар көн саен урамнарда патрульлек итә, комендант сәгате режимының үтәлешен тикшерәләр, аңлату әңгәмәләре үткәрәләр, кирәк булган очракта өйләргә азык-төлек, дарулар илтәләр. Нигездә, 65 яшьтән өлкәнрәк булган, өйдә утыручы һәм режимны катгый үтәүче гражданнар хезмәтләндереләләр. Ярдәм турында бер генә гариза да ирекле ярдәмчеләр игътибарыннан читтә калмый.
Мәдәният хезмәткәрләре кешеләрне мавыктыру өчен барысын да эшләргә тырыша, кирәкле сүзләр таба, кешеләрдә, бигрәк тә өлкәннәрдә, тере аралашуда кискен ихтыяҗ туганын аңлап, тынычландыралар.
Читайте нас: