+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 Май 2020, 00:03

Спорт… дистанцион

Мәгариф системасының аерылгысыз өлеше буларак, өстәмә белем бирү дә үзгәрешләрдән читтә калмады. - Дистанцион белем бирү технологияләре ярдәмендә без спорт төрләре буенча гомуми белем бирү программаларын үзләштерү режимын һәм темпын сайлап алуны тәэмин итә алдык, - дип билгели Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Сергей СКАРЯКИН. - Көн саен дистанцион укытуны оештыруның ике ысулы кулланыла: онлайн дәресләр, электрон кейслар. Тренер-укытучылар биремнәр бирә һәм аларны читтән торып тикшерә. Болар бар да тренерлар өчен дә, укучылар өчен дә яңа.

Өй шартларында һәрвакытта да кирәкле инвентарьлар юк, әмма бу безнең яшь спортчыларга үз физик формаларын сакларга һәм ярышларга дистанцион рәвештә әзерләнергә комачауламый. Тренер-укытучылар да ярдәм итәләр һәм киңәшләрен бирәләр. 19 тренер-укытучы спортның 10 төре: волейбол, өстәл теннисы, милли көрәш, чаңгы ярышлары, йөзү, спорт-сәламәтләндерү аэробикасы, гер спорты, армрестлинг, хоккей, бокс, гомуми физик әзерлек буенча дистанцион эшли. Алар электрон кейслар: видеолекцияләр, өстәмә материаллар һәм әдәбият кулланалар. Онлайн-укулар ZOOM программаларын кулланып үткәрелә, укучылар белән элемтә «WhatsApp», «ВКонтакте» кушымталары аша алып барыла.
Дәресләр расписаниесе, тематик планлаштыру һәм барлык мәгълүмат Балаларүсмерләр спорт мәктәбе сайтында урнаштырыла.
Читайте нас: