- Безнең өчен дистанцион укытуга күчү җиңел булмады, - дип билгели бүлек мөдире Айгөл Кирзеева. - Аңа күчү буенча әзерлек эшләре башкарылды. Укыту программалары һәм платформалары анализланды, аннан соң педагоглар өчен укыту семинарлары оештырылды, өстәмә белем бирү программаларын дистанцион режимда алып бару буенча тәкъдимнәр эшләнде. СанПин таләпләрен исәпкә алып, расписаниегә төзәтмәләр кертелде.
Һәр иҗади берләшмә үзе өчен кулай платформаны сайлады. Укучылар ВКонтакте һәм WhatsApp популяр социаль челтәрләре аша электрон кейслар кулланып, офлайн режимда өстәмә гомумүсеш программаларын үзләштерәләр. Онлайн укулар ZOOM, Discord, Skype платформалары ярдәмендә үткәрелә.
Дистанцион һәм читтән торып тематик конкурслар үткәрелә, аларның соңгылары Космонавтика һәм Пасха көненә багышланган иде. «Минем галәм дөньясы», «Якты
Пасха бәйрәме» рәсем конкурслары үткәрелде. Балалар үзләренең рәсемнәрен, эшләнмәләрен бик теләп җибәрделәр. Хәзерге вакытта укучылар халыкара «#Табибларга рәхмәт!» акциясендә катнашалар. Шулай ук «Яраткан әкият герое» иҗади бәйгеcе дәвам итә (эшне теләсә кайсы техникада башкарырга мөмкин).
Фикеребезчә, алга бару һәм яңа иҗади казанышларга ирешү өчен үз-үзеңне изоляцияләү киртә булырга тиеш түгел.