+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2020, 17:00

Бакалыдан Раиса Кузнецова май аенда кыяр, помидор уңышы җыя - фото

Май аенда бакчада эш башлана гына әле. Бу чорда түтәләргә орлыклар чәчелә, кыяр, помидор, чәчәк үсентеләре җиргә утыртыла. Ә менә Бакалыдан Раиса Кузнецова май аенда инде кыяр, помидор уңышы җыеп ала.

– Мин Бакалы районы Яңа Илек авылыннан. Минем бианай Мария Васильевна оста бакчачы иде. Тату булып 16 ел яшәдек. Помидор, кыяр үстерү серләрен аннан өйрәнеп калдым. Кыярларның "Домашнее чудо" орлыгын кулланам. Ел да 5 литрлы савытларга утыртам. Бер тәрәзә төбенә 4 чиләк туры килә. Аларны үрмәләтеп җибәрәбез. Март аенда ашый башлыйбыз. Гаиләбезгә җитә. Январь азагында майонез савытларына берешәр төп бианамның помидор орлыкларын чәчәм. Апрель аенда плёнка астына чыгарып утыртабыз. Быел помидорлар 15 майда җитеште. Заманча поликорбанат белән капланган теплицаларны хупламыем, анда җимешләр натураль булмый дип уйлыйм. Помидорлар җиренә бер-ике тапкыр марганцовка сибәбез, тирес кертәбез. Тормыш иптәшем батюшка – отец Василий. Аның иманнары да булыша. Үзем мәктәптә 36 ел инде чит телләр укытам.
Источник: Текст и фото - Газета "Туганайлар"
Читайте нас: