+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2020, 18:28

Хөрмәтле Җәмилә ханым

Исәнмесез, намаз укыганнар,Дисбе тарткан изге әбкәйләр.Нихәлләрдә сез, инсан ир-егетләр,Түбәтәйле олпат әткәйләр.Шагыйрә Дилә Булгакованың бу шигырь юлларын укыгач, районыбызда иман нурын, изге йолаларны саклап халыкка хезмәт итүче дин әһелләре күз алдына килә. Шуларның берсе - Иске Корыч авылында яшәүче Җәмилә Шәрифҗан кызы Зарипова турында хаҗия Рәйсә Казыйханова яза.

Исәнмесез, намаз укыганнар,
Дисбе тарткан изге әбкәйләр.
Нихәлләрдә сез, инсан ир-егетләр,
Түбәтәйле олпат әткәйләр.
Шагыйрә Дилә Булгакованың бу шигырь юлларын укыгач, районыбызда иман нурын, изге йолаларны саклап халыкка хезмәт итүче дин әһелләре күз алдына килә. Шуларның берсе - Иске Корыч авылында яшәүче Җәмилә Шәрифҗан кызы Зарипова турында хаҗия Рәйсә Казыйханова яза.
Дин юлына кемдер өлкән яшьтә генә аяк баса, кемдер иман нигезләрен саклаган гаиләдә туып, Коръән догаларын ишетеп үсү бәхетенә ия була.
Җәмилә Шәрифҗан кызы бисмиллалы өйдә дөньяга килгән. Әтисе Шәрифҗан абый яттан Корьән аятьләрен укыса, әнисе Гөлсем апа намазлы кеше була. Дин тыелган елларда да җайлап мөселманнарның туу-үлү йолаларын башкара, шулай итеп халыкка хезмәт итә.
Әти-әнисеннән дини тәгълимат алып үскән Җәмилә апа кечкенәдән Коръән догаларын күңеленә сеңдереп бара.
Кешеләр белән аралашырга яратучан, тыйнак, кызыксынучан кыз укытучы һөнәрен сайлый һәм ялгышмый. 40 ел башлангыч сыйныфлар укучыларына белем серләрен өйрәтә. Аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар, алар бүген дә Җәмилә Шәрифҗан кызын онытмыйлар, зур хөрмәт белән хәлен беләләр, үткәннәрне сагынып искә төшерәләр, күңелләре белән балачак иленә кайтып киләләр. Аның хезмәте лаеклы бәһалана. Ул РСФСР мәктәпләренең мәгариф отличнигы, өлкән укытучы.
Лаеклы ялга чыккач та халыкка хезмәт итүдән туктамый хөрмәтле ханым.
Әти-әнисеннән сеңдергән догаларны гарәп хәрефләре белән уку максатында гарәп графикасын үзаллы өйрәнә башлый, Октябрьскийга барып имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Шакировтан киңәшләр ала. Ә ул үз чиратында аның абыстай булуына фатыйха бирә.
Авыл халкы аны хөрмәт белән Коръән мәҗлесләренә, үлү-туу йолаларын үтәргә ихлас чакыра.
Мөлаем, ипле бу ханымны Иске Корыч авылында барысы да белә, хөрмәт итә. Ә ул, үз чиратында, белгәннәрен башкаларга да җиткерергә омтыла. Аның белән бергә дини йолаларны үтәргә халыкка ярдәм итүче Фәния Сәмигуллина, яшьләрдән Гәдәвия Галләмоваларга авыл халкы бик рәхмәтле.
Иске Корыч авылында революциягә кадәр берничә мәчет-мәхәллә булган. Бүген дә авыл халкы динле-иманлы, инсафлы булып тирә-як авылларга үрнәк булып яшәр дигән ышанычта. Һәркайсыбызга да: «Яшимен иманлы булып», - дип әйтергә язсын, инша-Аллаһ!
Читайте нас: