+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2020, 13:11

Күбәләк бакчага кунса, зыян китерә икән

Хужалык эшчәннәре, бакчачылар чәчү эшен тәмамлап та өлгермәде, чәчүлекләргә, бакчаларга зыян китергән бөҗәкләр һәм корткычлар активлашты да инде.Русия авыл хужалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының консультация үзәгенә төбәкнең төрле районнарынан сорау биреп шалтыратучылар саны күбәйде.

Хужалык эшчәннәре, бакчачылар чәчү эшен тәмамлап та өлгермәде, чәчүлекләргә, бакчаларга зыян китергән бөҗәкләр һәм корткычлар активлашты да инде.
Русия авыл хужалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалының консультация үзәгенә төбәкнең төрле районнарынан сорау биреп шалтыратучылар саны күбәйде.
Барысы да алма агачларында үрчи башлаган корткычларның исемен ачыклау һәм аның белән көрәшү чаралары турында сораша. Үсемлекләрне саклау бүлеге аграномнары билгеләвенчә, бу корткычлар нимфалид гаиләсенә караган күбәләкләрнеке булып чыкты. Корткычлар киләчәктә нинди күбәләккә әйләнүен әйтүе әлегә мөмкин түгел. Әмма алмагачларның яфракларына, чәчкәләренә шушы бер-ике атнада зур зыян күрсәтеп өлгерүләре көн кебек ачык. Шуңа зыян күргән бакчачыларга алмагачларын тиз арада дарулар белән эшкәртергә киңәш итәбез.
Шулай ук үсемлекләрне саклау бүлеге хезмәткәрләре республика буенча үткәргән күзәтү нәтиҗәләре буенча ефәк күбәләгенең корткычлары чыгуын да билгели. Бу корткычлар бакчаларда һәм паркларда үскән алма, слива агачларына, урманнарда исә имән, каен, тал һәм башка агачларга зыян китерә.
Бу күбәләк аксыл-сары, аксыл-көрән төстә. Инәләре төнлә бер еллык яшь ботакларны бөрә-бөрә йомырка сала. Һава температурасы 11 градустан артып, агач яфраклары чак кына зураю белән корткычлар йомыркадан чыга. Гадәттә, төнлә тукланалар. Май азагында курчакка әйләнәләр. Әгәр, бакчагызга мондый кунак кунакласа, инсектицидлар белән эшкәртегез. Йомыркалар салынган ботакларны кисеп, яндырыгыз.
Лилия НУРЕТДИНОВА, Русия авыл хужалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече.
Читайте нас: