+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2020, 13:04

Авылның рухи үзәге

Районыбыздагы татар авылларының күбесендә мәчетләр бар. Алар барысы кешеләрне рухи җәлеп иткән үзәк, Аллаһы Тәгалә белән аралашу урыны булып тора.

Районыбыздагы татар авылларының күбесендә мәчетләр бар. Алар барысы кешеләрне рухи җәлеп иткән үзәк, Аллаһы Тәгалә белән аралашу урыны булып тора.
- Иске Куян авылы мәчете нәкъ менә шундый урын. Биредә мөселманның барлык мөһим бәйрәмнәре - Ураза, Корбан гаете, бәйрәм һәм җомга намазлары үткәрелә, дин тотучылар килә. Бәйрәм намазларыннан соң чәй эчү оештырыла, - дип билгели Иске Куян авылы имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт ЛАТЫЙПОВ. - Узган ел ифтар ашы, Мәүлид бәйрәме бик матур итеп үткәрелде. Шунысы сөенечле, өлкәннәр белән бергә бирегә яшьләр дә, балалар да җыела.
Кызганычка каршы, пандемия сәбәпле, менә ике айдан артык мәчетебез, башкалар кебек үк, җәмәгать намазлары өчен ябык. Әмма дин тотучылар мәчет ябылуга бәйле хәлгә уңай карадылар, барысы да сәламәтлек беренче урында булырга тиешлеген, үз җаваплылыкларын аңлыйлар. Сәламәтлекләре мөмкинлек биргәннәрнең күбесе ураза тоталар, намазны гаилә, якын кешеләр белән бергә укыйлар. Һәм, әлбәттә, изге Коръән, башка китаплар укуга күбрәк вакыт бирелә, дини белем арта. Көн саен мәчетебездән бөтен авылга азан яңгырый, һәр атна саен җомга намазы укыла.
Октябрьский шәһәре мәдрәсәсен тәмамлаган Наил хәзрәт Галләмов мәчетнең авылның рухи һәм дини үзәге булып калуы өчен тырыша. Соңгы елларда аның инициативасы белән гыйбадәтханә территориясен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. 2019 елда бинага газ үткәрелде, җиңелчә ремонт ясалды, иске коймалар профяпма белән яңартылды. Мәчет эшчәнлеге белән беррәттән, хәзрәт зиратны тәртиптә тоту белән дә шөгыльләнә. Тормыш иптәше Гөлнара Ханнанова аңа һәр нәрсәдә ярдәм итә, чәй табыннары әзерләү, мәчет территориясендә чәчәкләр үстерү аның җилкәсенә төшә. Дөлфәрис һәм Илүсә Нәҗметдиновлар барлык эшләрдә актив катнашалар.
Безнең мәчет шушы еллар эчендә бик күп догалар ишетте, һәм киләчәктә дә мәчет авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итәчәк, дип ышанабыз.
Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып Хак Тәгалә теләгән гамәлләрне кылып, Аллаһу Сөбхәнә Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз шушы изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, төннәрен укыган тәрәвих, витр намазларыбызны, изге ният белән биргән фитр сәдакаларыбызны кабуллардан кылса иде. Барчабызга да хәерле сәламәтлек насыйп итеп, Җәнәбел хак әхирәттә ут газабыннан актык урыныбызны җәннәттә кылса иде!
Читайте нас: