+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2020, 11:05

Бәхеттә һәм шатлыктаБәхеттә һәм шатлыкта

Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны бөек бәйрәм, Гыйдел-Фитыр көне - Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Хөрмәтле мөселманнар! Һәркайсыгызны бөек бәйрәм, Гыйдел-Фитыр көне - Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.
Ураза гаете - ул безнең өчен изге Рамазан ае белән хушлашу, аңа йомгак ясау. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Изге Рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете - иң мөбарәк бәйрәмнәребезнең берсе, бик шатлыклы, сөенечле көн. Рамазан аеның дәрәҗәсе турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм болай дигән: «Рамазан ае - айларның хуҗасыдыр» («Бәйһәкый»). Мөэмин-мөселманнар Рамазан аенда ураза тотты, ай дәвамында сәхәргә торды, калебләрен Аллаһы Тәгаләгә юнәлтеп, гафу итүен сорап, Аңа ялварды, тәүбә итте, дога һәм намаз укыды. Безнең һәрберебезгә ошбу ай дәвамында рухыбызны савыктыру, Аллаһы ризалыгы өчен нәфес-теләкләрне тыеп тору, мескен-мохтаҗларга ярдәм итү өчен зур мөмкинлекләр бирелде. Уразаның һәр көне аны тотучылар өчен бер дәрес булды, нәфсебезне тәрбияләде, кылган гамәл - гыйбадәтләребез, игелекләребез Аллаһы Тәгаләгә якынайтты. Изге ай барчасын - яшен-картын, ярлысын-баен, урта хәллесен бергә туплады, дуслаштырды.
Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Бу көннәрдә мөселманнар тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, күңелләре белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ураза бәйрәменең хәерле көнендә без олыларга хөрмәт, кечеләргә куаныч күрсәтергә, якыннарны һәм туган-тумачаларның хәлләрен белешергә, үткән низагларны онытырга һәм гафу итәргә, кардәшлек җепләрен ныгытырга, гает намазына кадәр гаилә әгъзаларының һәрберсе исеменнән фитыр сәдакаларын мохтаҗларга тапшырып өлгерергә тиеш. Мин барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә, ныклы иман һәм Ислам юлында ихлас хезмәт куюны телим. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын! Игелекле гәмәлләрне күбрәк башкарырга тырышыйк!
Киләсе гает бәйрәмнәрен дә шатланышып, сау-сәламәт хәлдә, бергәләшеп каршыларга насыйп булсын! Сәламәт булыйк!
Бакалы районы имам-мөхтәсибе
Рузалим хәзрәт ХИСАМБИЕВ.
Читайте нас: