+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2020, 14:19

Иман нуры тарата

Ислам диненең нигезе булып тәүхид - бер Аллаһка ышану торса, аның башка бер мөһим өлеше – әдәп-әхлак, күркәм холык. Бу сыйфатларны тәрбияләүгә кечкенәдән тотынырга кирәк.

Ислам диненең нигезе булып тәүхид - бер Аллаһка ышану торса, аның башка бер мөһим өлеше – әдәп-әхлак, күркәм холык. Бу сыйфатларны тәрбияләүгә кечкенәдән тотынырга кирәк.
Ислам дине галиме Ризаэтдин Фәхретдин болай ди: “Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган бер мөгаллим дә бар, туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән мөгаллим дә бар”. Шуңа күрә рухи яктан ныклы, шәригать кануннары буенча яшәүче игелекле, шәфкатьле кеше тәрбияләү авыл мәчетләре имамнары һәм мөгаллимнәренең дә төп бурычларының берсе булып тора. Белемнәрне киңәйтү максаты белән район имам-хатыйбларының җыелыш-семинарларын төрле авыл мәчетләрендә оештыру традициягә әйләнде. Ел башында аларның эш буенча очрашуы Катай авылында үтте һәм никахлашу йоласына багышланды. Тиздән шундый чара безнең Мостафа авылы мәчетендә дә узды, бу тапкырында сүз башка бер мөһим йола – җеназа үткәрү тәртибе турында барды.
Бакалы районы имам-мөхтәсибе Рузалим хәзрәт Хисамбиев җыелуның максаты белән таныштырды, район мәчетләре эшчәнлеге йомгакларын гомумиләштерде. Семинарда Илеш районы мәчетеннән дә имам-хатыйблар катнашты. Яркәй авылы мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт үзенең вәгазендә динебезнең фарыз һәм сөннәт гамәлләре турында сөйләде. Үзара фикер алышулар җанлы һәм бик файдалы булды. Хәзрәтләр имамнарның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Мостафа авылы имам-хатыйбы Назыйф хәзрәт Корбыев мәчетнең эшчәнлегенә тукталды. Мәчеттә җомга, гает намазлары укыла, төрле темаларга вәгазьләр сөйләнә, әрвахларны искә алу мәҗлесләре, дини бәйрәмнәр үткәрелә.
2014 елдан биредә ислам нигезләрен һәм гарәп графикасын укыту башланды. Хатын-кызлар, укучы балалар аерым төркемнәрдә шөгыльләнде. Мәчеттә укучылар белән “Нурлы мөслимәләр”, “Жәннәт - аналарның аяк астында” һәм башка темаларга кичәләр оештыру матур традициягә әйләнде.
“Күп укыган ни белгән, күпне күргән шул белгән”, - ди халкыбыз. Болгарга, Уфа, Казан, Яр Чаллы мәчетләренә экскурсия-сәфәрләр оештырылды. Бу, бер яклап, иманыбызны ныгытырга ярдәм итсә, белемебезне арттырса, икенче яклап, башкаларны да җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Мөхтәрәм кунаклар алдында мәчеттә укып йөрүче шәкертләр дә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Өйрәнгән хәдисләрне, сүрә-аятьләрне сөйләделәр һәм кунаклардан күп мактау сүзләре ишеттеләр.
Мостафа авылы хакимияте башлыгы Илнур Әгъзәметдин улы Гыйззәтуллин мөхтәрәм кунакларга рәхмәт әйтеп, изге эшләрендә уңышлар теләде. Җыелыш күмәк намаз уку һәм илебезгә, җиребезгә бәла-каза, афәтләр килмәвен сорап дога кылу белән тәмамланды.
Дөньялыкта бер дә уйламаган җирдән бөтенләй хәл итеп булмастай кебек тоелган проблемалар килеп чыга. Әнә шундый чакта, инде башка беркемгә, бернәрсәгә дә өметләнмәгәндә, кулларыбыз үзеннән-үзе өскә күтәрелеп, Аллаһыга дога кыла башлыйбыз. Чөнки беләбез: Аллаһка мөрәҗәгать итеп эндәшкән һәр сүзебезне, күңелгә килгән һәр уебызны Ул ишетәчәк һәм ихлас догага җавабы булачак. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә иман ныклыгы һәм иманга өнди торган дуслар насыйп итсен.
Роза МЕДВЕДЕВА, педагогик хезмәт ветераны, Мостафа авылы Якшәмбе мәктәбе мөгаллимәсе.
Читайте нас: