+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 Май 2020, 11:49

Йолдызнамә (25-31 май)

Бу атнада йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Бу атнада йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
КУЧКАР. Язмыш сезгә төшемле эш эшләп алу мөмкинлеге бирер, ләкин моның өчен бик тырышырга туры килер. Командировкаларга, эш белән мәшгуль кичләргә һәм ял көннәренә әзер булыгыз. Аның каравы, шәхси тормышыгызда барысы да бик яхшы булачак. Яраткан кешегез, кирәк булса, һәрвакыт ярдәм кулы сузар һәм яныгызда булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ. Бу чорда сезгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтле булырга онытмагыз. Ә тәгәрмәчкә таяк кыстыручыларны үзегездән читтә тотыгыз. Эштә ыгы-зыгылар килеп чыгарга мөмкин, чөнки хезмәттәшләрегез сездән көнләшәчәк. Әлеге вакытта энергиягез ташып тора, моннан файдаланыгыз!
ИГЕЗӘКЛӘР. Нәкъ менә хәзер сезгә моңа кадәр шөгыльләнмәгән, ниндидер гадәти булмаган нәрсәләргә тотынып карарга кирәк. Бу сезнең өчен яңа киңлекләр ачарга мөмкин. Юлдаш булмаган кешеләр белән аерылышудан курыкмагыз. Аралар өзелү хәзер җиңелрәк узар, соңга калдырсагыз, авыргарак туры килер.
КЫСЛА. Көндәшләрегез булган булса, бигрәк тә мәхәббәткә кагылганда, хәзер бу хәлләргә нокта куелачак. Сез бар яклап та өстен калырсыз. Әмма борыныгызны күтәрмәгез, югыйсә, уңыш вакытлы гына булыр. Сезне командировкага җибәрүләре ихтимал, баш тартмагыз.
АРЫСЛАН. Йолдызлар сезгә бу көннәрдә эшегезгә азрак, ә гаиләгезгә күбрәк вакыт бирергә киңәш итә. Офиста тырышлыгыгыз белән бөтенесен дә шаккатырырга тырышмагыз: моны беркем дә бәяләмәячәк. Атна азагында стресслар булырга мөмкин. Алардан соң хәл җыяр өчен массаж ясату, ял бүлмәләренә барып килү яхшы булыр.
КЫЗ. Май азагында сезнең тормышыгызны төптән үзгәртәчәк кеше белән танышу мөмкинлеге бар. Ләкин башта барысын да төрле яктан үлчәгез. Әлеге чор яңа белемнәр алу һәм эштә квалификация күтәрү өчен уңай. Өйдә дә тынычлык хөкем сөрер, бу сезгә яхшы тәэсир итәр.
ҮЛЧӘҮ. Профессиональ эшчәнлеге иҗат белән бәйле Үлчәүләрне уңыш көтә. Сез аның өчен яхшы гына керем ала алачаксыз. Әлеге вакытта күңелгә ятышсыз кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз: алар кәефегезне бик нык бозарга мөмкин. Иң яхшысы – игътибарыгызны гаиләгезгә юнәлтегез!
ЧАЯН. Бу атнада сез соңгы айларга нәтиҗә ясарсыз, беренче чиратта, ул шәхси уңышларга кагыла. Дуслар белән мөнәсәбәтләрдә сак булыгыз: артыгын сөйләмәгез һәм хисләрегез белән уртаклашмагыз. Кызганычка, киләчәктә бу үзегезгә зыян китерергә мөмкин.
УКЧЫ. Элекке танышыгыз белән очрашу көтегез. Әзер булыгыз: присечкагызны һәм кием-салымыгызны яңартыгыз. Очрашуның дәвамы булуы да бар... Балаларга зур игътибар кирәк булачак. Үсеп килүче буын белән шөгыльләнү өчен йолдызлар барлык эшләрне кичектереп торырга киңәш итә.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Якын кешеләрегез сез күрергә күнеккәнчә булып чыкмаслар. Зур борчылуларга әзер булыгыз. Тынычлык атна азагында гына килер: ял итә алырсыз. Йолдызлар хәзер отпуск алырга, хәтта аны планлаштырырга да киңәш итми. Вакытыгызны эшкә багышлау яхшырак булыр, ял турында соңрак уйларсыз.
СУКОЯР. Сезне шулхәтле күп очрашулар һәм яңа танышулар көтә, хәтта тиздән бу сезне туйдырачак. Әлеге марафонның азагында үзегезгә бераз ял бирегез. Хезмәттәшләрегез артыгызда гайбәт сөйли башларга мөмкин. Бу хәлдә иң яхшысы – бөтенләй игътибар итмәү.
БАЛЫК. Якын кешеләрегезнең берсе белән мөнәсәбәтләрне ачыкламыйча калып булмаячак. Әмма эмоцияләрегезне контрольдә тота аласыз – сезгә киңәш тә шул. Хәзерге вакытта хәйриячелек белән шөгыльләнү һәм төрле игелекле эшләр башкару файдалы. Үзегезгә әлегә акча сарыф итмәгез, соңракка калдырыгыз.
Чыганак:https://pixabay.com/ru/illustrations/зодиак-астрология-гороскоп-2904106/
Фото: pixabay.com
Читайте нас: