+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 июнь 2020, 13:24

Татар теленең киләчәге - алар кулында

Венера Мәүлитҗан кызы Әхмәтҗанова 1973 елның ямьле җәй айларының берсендә – 14 июль көнне Башкортстан Республикасының Бакалы районы Сакат авылында дөньяга аваз сала. 1989 елда теләген тормышка ашырыр өчен беренче адым ясый – Бәләбәй педагогия училищесына башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштерергә укырга керә. 1998 елда Башкорт дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә укуын дәвам итә.

Венера Мәүлитҗан кызы 2007 елдан алып Бакалының икенче санлы урта белем бирү мәктәбендә хезмәт итә. Аның укучылары берничә ел рәттән республикакүләм олимпиада һәм конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулыйлар, сәнгатьле уку бәйгеләрендә алдынгылар рәтендә саналалар, тикшеренү эшләре өстендә дә актив эш башкаралар.
Бүгенге көндә Венера Мәүлитҗан кызы югары квалификацион категориягә ия булган укытучы. 28 ел дәверендә балаларга аң-белем өйрәтә, туган телгә мәхәббәт уята.
Венера Мәүлитҗан кызы ирешкән уңышларны санап бетергесез. Алар арасында иң мөһиме – мисал итеп куярлык, горурланырлык шәхесләр булып узган укучылары.
Фото: Алина Тимашева
Читайте нас: