+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 июнь 2020, 12:36

Башкорт урамы ямьләнде

Урамнардагы йортлар һәм ихаталар ничек кенә матур һәм төзек булмасын, изелеп, чокыр-чакырланып беткән юллар белән урамның эстетикасы булмаячак. Бәхеткә, авыл урамнарының төзекләндерелгән яхшы юллары күзләрне шатландыра.

- Башкорт урамы – Иске Корыч авылының иң борынгы урамнарының берсе, - дип билгели урам старостасы Мөзәмил Сөләйманов. - Соңгы елларда урам күренеше шактый ямьсезләнде. Шоферлар һәм җәяүлеләр юлның начар булуына зарлана башладылар. 2019 елда ук халык җыенында авыл Советы депутатлары тарафыннан урамны төзекләндерү мәсьәләсе күтәрелде. Әмма ремонт эшләре 2020 елның язында гына башланды. Кыска гына вакыт эчендә 900 метр озынлыктагы юл полотносы ком-комташ катнашмасы һәм вак таш белән түшәлде. Без барыбыз да юлда җыелып яткан сулардан, чокырлардан котылуыбызга бик шат. Урамның барлык халкы исеменнән Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.М.Мәннаповка һәм урамны төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез.
Читайте нас: