+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 июнь 2020, 18:22

Чисталыкны саклагыз

Яз башлану белән Ахман авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү эшләре башланды һәм алар дәвам итә.

- Биләмәдә яшәүчеләр өмәләргә, «чиста пәнҗешәмбе»ләргә берлектә башкарылган эшнең файдалы булачагын аңлап, яхшы кәеф белән чыгалар, - дип билгеләде Ахман авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Зәйнуков. - Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр - авыл Советы, мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, ФАП коллективлары, һәрвакыттагыча, актив. Алар урамнарда, юл буе полосаларында, контейнер мәйданчыкларында, агач посадкаларында тәртип булдыралар. Бар халык диярлек йорт яны территорияләрен тәртипкә китерә: үләнен чаба, коймалар яңарта һәм буйый, ягъни туган авылларын төзекләндерүгә шәхси өлеш кертә.
Бүгенге көндә торак пунктларда зур күләмле эш башкарылды, һәм аның нәтиҗәләре һәр кешегә күренеп тора. Кызганычка каршы, барысы да башка кеше хезмәтенең кадерен белми, табигатькә саксыз караш, кешеләрнең культурасызлыгының күп мисаллары бар, шуның нәтиҗәсендә табигатьнең иң матур почмаклары чүплеккә әверелә... Ничек кенә аяныч булмасын, әмма бу, чыннан да, шулай. Мәсәлән, яздан башлап, без Ахман буасының яр буе зонасын чистарту буенча берничә тапкыр экологик өмәләр уздырдык. Эш барышында берничә арба чүп-чар җыеп, үзебездән соң чиста яр буе зонасы калдырдык. Әмма вакыт үтү белән кабат шундый ук ямьсез күренешне - ярда чүп-чар, шешәләр, консерва банкалары күрәбез. Анда чүп контейнерлары урнаштырылган, чүп-чарны пакетка салырга һәм аларга кадәр илтергә генә кирәк.
Шул уңайдан буада ял итүче барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: иң мөһим кагыйдәне хәтерегездә тотыгыз - табигатькә ял итәргә барганда, тукталган урыныгыз үзегездән соң чиста һәм ял өчен башка кешеләрне җәлеп итә торган булсын.
Читайте нас: