+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 июнь 2020, 15:26

Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында

Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында

Илнең төп Законы кабул ителгәннән алып 26 елдан артык вакыт узды (1993 елның 12 декабре). Федераль законнарны алга таба камилләштерү, федератив корылышта, дәүләт власте органнары эшчәнлеге системасына билгеле бер үзгәрешләр кертү өчен бу чорда аңа төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертелде.
Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның еллык Юлламасында яңгыраган инициативаларга ярашлы һәм бу нигездә сайланылучы властьны оештыруның аерым мәсьәләләрен камилләштерү турында Русия Федерациясе Законы кабул ителүгә мөһим төзәтмәләр кертү күз уңында тотыла.
Конституциягә кертелүче төзәтмәләрне хуплау өчен гомумрусия тавыш бирү узачак, аның нәтиҗәләре бу үзгәрешләрнең язмышын билгеләячәк.
Гомумән алганда, Конституциягә төзәтмәләр һәркайсыбыз өчен мөһим. Чөнки бу - безнең тормышыбызның, киләчәгебезнең Төп законы, Ватаны-бызның бүгенге һәм иртәгесе көне.
Конституциядә беркетеләчәк кайбер яңа положениеләр, закон белән ныгытылган булмасалар да, инде берничә ел гамәлдә иде. Бу - федераль округларның, Дәүләт Советының эшчәнлеге, Русия Федерациясенең ССР берлегенең варисы булып торуы һәм башкалар турында. Конституциядә без, урындагы власть вәкилләре өчен, урындагы үзидарәне гамәлгә ашыру һәм сайланылучы властьны оештыру белән бәйле төшенчәләр киңәйтелгән положениеләр әһәмиятле булып тора.
Аерым алганда, урындагы үзидарә органнары һәм дәүләт власте органнары Русия Федерациясендә сайланылучы властьның бердәм системасына керәчәк һәм тиешле территориядә яшәүче халык мәнфәгатьләрендә мәсь-әләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашырачак.
Дәүләт власте органнарының урындагы үзидарә органнарын формалаштыруда, урындагы үзидарәнең вазыйфалы кешеләрен Федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм очракларда вазыйфаларга билгеләүдә һәм алардан азат итүдә катнаша алуы турында яңа бик мөһим төзәтмә кертелә. Гомумән, кертелүче төзәтмәләр шактый әһәмиятле, аңлаешлы һәм алар күп җәһәттән илебезнең заманча үсешен чагылдыра һәм киләчәккә, Русиянең һәрвакыт көчле һәм куәтле держава булуына йөз тота.
Зөфәр Зыязетдинов,
муниципаль район
Советы секретаре.
Читайте нас: