+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2020, 15:50

Рәссам Топольников шатлык өләшә

Рәссам Топольников шатлык өләшә

Гаҗәеп кеше, рәссам Геннадий Григорьевич Топольниковның юбилее - 85 яше уңаеннан аның тормыш юлы турында сөйләргә телибез.
1935 елда Чакмагыш районында туган. 1945 елда әтисе, гаилә башлыгы Григорий Калинникович Топольниковны Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләве буенча механик итеп Бакалы МТСына күчерәләр, ул гаиләсе белән районга күчеп килә.
Геннадий биредә мәктәптә укый. Рәсем ясау сәләте булган укучы мәктәп стенгазетасы редколлегиясенең даими әгъзасы була. Беренче укытучысы Лидия Леонидовна Кирьянованы зур җылылык белән искә ала. Аннан соң Геннадий СПТУ-2дә комбайнчы-механик һөнәренә укый һәм алга таба колхоз кырларында урып-җыюда катнаша.
1962 елдан башлап хезмәт эшчәнлеге Бакалы кадрлар әзерләү үзәге белән бәйле булды (без урындагы һөнәри техник училищены шулай дип атарга күнеккән). 13 ел дәвамында биредә производствога өйрәтү мастеры булып эшләде.
1976 елда алар хатынының туган ягы Шаран авылына күчеп киттеләр. Лаеклы ялга чыкканчы ул төзелеш оешмасында гараж мөдире һәм хәвефсезлек техникасы буенча инженер булып эшләде. Нәкъ менә шушы елларда үзенең рәсем сәнгате белән мавыгуын тормышка ашыра башлады. Анда барлыкка килгән образларны буяулар ярдәмендә холстка төшерү теләге ныгыды. Вакытлар узу белән аның үзенчәлекле таланты ачылды. Һәвәскәр рәссам коллекциясендә 300дән артык картина бар. Аның әсәрләре - туган табигатькә мәдхия. Алар лирика, яктылык, игелек һәм мәхәббәт белән тулы.
Геннадий Григорьевич иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Аның эшендә җәйнең буяуларын да, көзнең муллыгын да, кышның салкын көнен дә, табигатьнең язгы уянуын да күзәтергә мөмкин. Ул сугыш хатирәләре темасын да читтә калдырмый. Рәссам картиналар гына ясап калмый - ул аларны халыкка тәкъдим итә, шуның белән кешеләрне сәнгатькә җәлеп итә.
Ул гомуми белем бирү мәктәпләрендә, авыл клубларында һәм Шаран, Бакалы, Чакмагыш районнары мәдәният йортларында дистәләгән очрашулар һәм күргәзмәләр үткәрде. Геннадий Григорьевич үзе: «Картиналар остаханәдә яки шәхси коллекцияләрдә ятарга тиеш түгел. Алар кешеләр белән «очрашырга» һәм аларга гүзәллек хисе китерергә тиеш», - ди. Үз сүзләрен раслап, ул Бакалы колледжына, мәктәпләргә, Шаран район дәваханәсенә картиналар тапшырды. Рәссамның картиналары Уфа, Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Дүртөйле шәһәрләре, Бакалы һәм Чакмагыш авылларының туган якны өйрәнү музейларында да урнашкан. Аның бер эше Шаран районында туып-үскән, Санкт-Петербургта яшәүче контрадмирал Р.Б.Хәлиуллинның шәхси коллекциясендә урын алды.
Г.Г.Топольников - «Башкорт-станның яраткан рәссамнары» рес-публика проектында катнашучы һәм «Сәләт» II республика күргәзмә-конкурсы призчысы. Үзенең иҗатында Геннадий Григорьевич кешеләрне тормышка позитив карашта булырга, гади әйберләрдә гүзәллекне күрә белергә чакыра. Һәм «Әгәр дә берничә кеше, картиналарымны карагач, дөньяны матуррак итәргә тели икән, мин бәхетле булырмын!» - дип раслый.
Геннадий Григорьевичка, барыннан да элек, ныклы сәламәтлек, озын гомер, әйләнә-тирә дөньядан һәрчак рухланыш табуын, яңадан-яңа иҗади уй-ниятләр һәм аларның тормышка ашуын телибез.
Нина ГОРДЕЕВА,.
Бакалы авылы.
Читайте нас: