+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 июнь 2020, 22:05

Яңа урамнарга газ киләчәк

Яңа урамнарга газ киләчәк

Бакалы авылында Көнбатыш микрорайонны газлаштыру буенча масштаблы проектны тормышка ашыру тулы көченә бара.
Газ белән тәэмин итү буенча беренче чираттагы эшләр 2019 елда ук башланды, республика адреслы инвестицион программасы буенча - гомуми озынлыгы 14 км булган газ белән тәэмин итү челтәрен төзүгә 11,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Көнбатыш микрорайонны газ белән тәэмин итүнең 2нче һәм 3нче чираты «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең заманча күренеше» проекты кысаларында уздырыла, контрактлар суммасы 36 миллион сумнан артык. 2020 ел ахырына кадәр Көнбатыш микрорайонда 55 км газүткәргеч төзеләчәк.
Бүгенге көндә җир эшләре башкарыла, торба салу, трассаны опрессовкалау буенча чаралар бара. Көнбатыш микрорайонны газлаштыру район үзәге үсешенә яңа этәргеч булачак, яңа урамнарның барлык халкын зәңгәр ягулык белән тәэмин итәчәк һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырачак
Рамил ХәйдӘров,
район хакимияте
башлыгы урынбасары.
Читайте нас: