+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 июнь 2020, 16:32

Гәзит дизайны аның кулында

Гәзит дизайны аның кулында

Гәзит редакциясе коллективында профессионаллар эшли, аларның күбесенең һөнәренә охшашны башка өлкәдә таба да алмыйсың. Алар - бармак белән генә санарлык, сирәк очрый торган белгечлекләр, аларны зур эш тәҗрибәсе туплап үзләштерәләр. Гәзитне электрон версткалау операторы белгечлеге дә алар исәбенә керә. Сүз уңаеннан, районның «Авыл таңнары» гәзитенең әлеге вакытта сез укыган бүгенге битен дә БРның «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты ДУП филиалы - Бакалы мәгълүмат үзәге операторы Хәмидә Хашимовна Мухсинова версткалады.
Район басмасын чыгару өлкәсендә үзен сынап карау өчен, ул гәзит мөхәррире кабинетына моннан утыз өч ел элек игълан буенча килә. Корректор эшен кызыксынып үзләштерә башлый, әдәбият укый, өлкән хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнә. Яңа һөнәр мавыктыра, телгә сакчыл карарга, хаталар өстендә эшләргә, җаваплылыкка һәм пунктуаль булырга өйрәтә.
Еллар узды, заманча таләпләр рухында «районка»ның исеме генә түгел, вакытлы басманың дизайны, йөзе, телне куллануга карашлар да башкачага әйләнде. Тиздән коллективның эше тамырдан үзгәрде, киңкүләм мәгълүмат чаралары эшенә яңа электрон технологияләр килде. Яңа - электрон верстка операторы вазыйфасы барлыкка килде. Хәзер бу бурычны Хәмидә Хашимовна уңышлы башкара.
Х.Х.Мухсинова «Авыл таңнары» гәзитендә утыз елдан артык эшләү дәверендә үзен бары уңай яктан күрсәтте. Аны башкаручанлык, эштә пөхтәлек, гәзит чыгарганда кулланылучы оештыру техникасын һәм компьютер программаларын яхшы белү аерып тора. Аның шәхси өлеше нәтиҗәсендә басма продукция тармак стандартларына туры килә, заманча йөзле һәм камилләшүен дәвам итә. Нәтиҗә буларак, гәзит верстка һәм дизайн планында берничә тапкыр уңай яктан билгеләп үтелде, аны укучылар яратып алдыра.
Коллективта Х.Х.Мухсинова лаеклы хөрмәт ителә. Ул ярдәмчел һәм ачык күңелле кеше, корпоратив этиканы күзәтә, предприятие территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрендә актив катнаша.
Хәмидә Хашимовна хәстәрлекле кыз, әни, тормыш иптәше Рәфис Җәүдәтович белән иркен йорт салып, агачлар утырттылар, ике кызлары Регина һәм Лиананы үстерделәр, аларга лаеклы белем бирделәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшәләр. Мухсиновларных кызлары игелекле һөнәрләр сайлады. Лиана - педагог, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Регина үзен медицинага багышлады. Ул Октябрьский шәһәре дәваханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куя, шушы көннәрдә, бу җиңел булмаган һөнәрнең күп кенә вәкилләре кебек үк, коронавирус инфекциясе белән авыручылар сәламәтлеге өчен көрәшә.
Хезмәттәшебез бик актив, шат күңелле кеше. Ул һәрвакыт яраткан туганнары даирәсендә. Гаиләдә туганлык җепләре нык, өлкән буынны хөрмәт итәләр. Хәмидә Хашимовна апалары, энесе белән тыгыз элемтәдә, дус, тату булып, әниләре Мәврүрә Ярулловнага кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Коллегабыз әнисеннән хезмәт ярату, кунакчыллык, оптимизм кебек сыйфатларны алган. Шуңа да алар йортында балалары, туганнары, дуслары җыелырга ярата.
Быел яз Х.Х.Мухсиновага 55 яшь тулды. Хөрмәтле коллегабызны күркәм юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Хәмидә Хашимовнаны күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы белән бүләкләп, БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы да ихлас котлауларга кушылды.
Наилә Вәлиуллина, БР журналистлар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: